2 декабрь 2013 яңалыклары
-
"Ак калфак"лылар Мәңгәрдә
Татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсе кызлары авылларда хатын-кызлар белән очрашу оештыра. Шундый матур кичәләрнең берсе Олы Мәңгәр авылы мәдәният йортында булып узды. Кунакка авылның яшь әниләрен, укучы кызларны, шулай ук тормышның ачысын- төчесен татыган өлкән әбиләрне чакырганнар. Әңгәмә китапханәдә, чәй өстәле артында узды. Шуңадырмы, китапханәдә бик җылы...
-
Әтнәдә – 8 һаләкәт
Кар әле явып өлгермәде, инде машина белән һаләкәткә очраучылар да теркәлде. 25 ноябрьдән - 1 декабрьгә хәтле вакыт аралыгында Әтнә районы юлларында 8 юл һаләкәте исәпкә алынды. Шунысы куанычлы, араларында тән җәрәхәте алучылар юк. Шул ук вакытта район ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тонировка өчен - 2, саклану каешын такмаган өчен -...
-
Армиягә чакырылучылар – Әтнәдә
Бүген Әтнәдә узган бәйгегә республикадагы 6 районнан армиягә чакырылу яшендәге 1995нче елгы һәм өлкәнрәк 60 егет килде. Ачылыш өлеше Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында узды. Бу хакта киләсе санда тулырак мәгълүмат бирербез.
-
Күшәрдә дә рәтлиләр
Күшәр авылында күмәк хуҗалык Октябрь урамының начар саналган бер өлешен ремонтлый башлаган.
-
“Берсен бәйләүгә кул икенчесенә үрелә”
Безнең Әтнә ягы халкының үзенчәлеге диимме, әллә үзең әмәлләү отышлыракмы, төрле кул эшләре - бәйләү, чигү һәм ясау белән шөгыльләнүчеләр күп...