2 декабрь 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"на арзанайган вакытта язылып калырга онытмагыз
Агымдагы елның 3 декабреннән 13 декабрьгә кадәр "Вакытлы матбугатка язылу декадасы" уздырыла. Бу көннәрдә "Әтнә таңы" газетасына язылу бәясе 493 сум 56 тиен булачак. Арзан вакытта язылып калырга онытмагыз. Шунысын да исегезгә төшерәбез, әлегә ул халык өчен 534, оешмалар өчен 549 сумны тәшкил итә.
-
В Татарстане проводится социологический опрос
В Татарстане проводится социологический опрос, целью которого является определение уровня финансовой грамотности различных групп населения республики. Анкетирование проводится при поддержке Межведомственной рабочей группы при Совете Безопасности Республики Татарстан по выработке предложений по вопросам профилактики, выявления и пресечения незаконной деятельности на финансовых рынках. Результаты исследования помогут выявить сектора финансовых рынков, вызывающие...
-
Әтнәдә шар чөйделәр
"Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә өстәл теннисы буенча бәйге узды. Биредә спартакиада кысаларында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан мәктәп укучылары ярышты. Барысы 42 теннисчы катнашты. Бәйге нәтиҗәләре түбәндәгечә булды. 1 гомумкоманда урынын Түбән Көек мәктәбе яулады. 2 урынны Бәрәскә мәктәбе алды. 3 урында Олы Мәңгәр мәктәбе булды. 4 урында Яңа Шашы...
-
Әтнә театры артистлары – “Болгар” радиосында
4 декабрь көнне безнекеләр - Әтнә театры артистлары "Болгар радиосы"- "Чәк чәк шоу" тапшыруы кунаклары! Бергәләп тыңлыйк! Үкенмәссез! Гөлүсә Батталова
-
“Әтнәгә теләп киләм”, - ди Ирина Полякова
Районга Татарстандагы Физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сафиуллина, шушы ук оешма инструкторы, Турин шәһәрендә узган Паралимпия чемпионы Ирина Полякова килде.
-
Әтнә китапханәсенә 40 исемле газета-журналлар киләчәк
Китапханә өчен киләсе 2016 нчы ел өчен вакытлы матбугатка язылу тәмамланды. - Китапханәбезгә барысы 40 исемдә газет-журналлар киләчәк. Вакытлы матбугатның күп булуы китапханәбезгә укучыларны көннән-көн күбрәк җәлеп итә. Бигрәк тә газет журналлар укырга урта яшьтәге һәм өлкән буын укучыларыбыз тартыла. Урта яшьтәге хатын-кызларыбыз "Татарстан яшьләре", "Акчарлак", "Ирек мәйданы", "Хозяйство", "Приусадебное...
-
Әтнәдә " Бердәм Россия" туган көнен билгеләп үтте
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең туган көне уңаеннан Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма бинасында партиянең Әтнә бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Равилә Мөхәмәтгалиева, шулай ук Олы Әтнә авыл җирлегеннән депутат Рамил Сәфәров халык белән очрашты. Шундый ук очрашулар һәр авыл җирлегендә дә үткәрелде. Аларда җирле үзидарә башлыклары халык белән очрашты. Алынган...
-
Әтнәдә шахмат уйнадылар
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлеге чикле райондашлар арасында шахмат бәйгесе узды. Аны районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Спорт мәктәбенең шахмат классы белән берлектә үткәрде. Кайберәүләр шашка гына уйный белә булып чыкты. Шөкер, килгән кешене кире бормадылар: шашка ярышы да оештырдылар. Ә җиңүчеләрне Паралимпия һәм дөнья чемпионы Ирина Полякова котлады....
-
Әтнә килене үз кайнанасын мактый
Әйе, гаҗәпләнмәгез, мин бүген кайнанам турында язарга булдым. Әйе, мактап язарга. Горурланып. Сөенеп. Яратып. Ул моңа лаек. Мин, уньеллык килен стажы булган кешенең бу юлларны язарга, кайнанам турында бер-ике авыз сүз әйтергә хакым бардыр, дип саныйм.