3 февраль 2014 яңалыклары
-
Әтнә хастаханәсендә – мәктәп укучылары
Шимбә көнне район үзәк больницасының конференц залы гөж килде. Дәваланучы авырулар "Бу мәктәп балаларына ни калган монда?" дип аптыраганнардыр да. Ә табибларның уйлары изгелектә, үзебезнең кадрларны әзерләүне максат итеп, районыбызның 10-11 укучыларын үзләренә кунакка чакырдылар алар. "Ачык ишекләр көне"нә бик тә охшаш бу чарага махсус исем әле табылмаган да, шуңа...
-
Әтнә юлларында машиналар белән куышлы уйнадык
Бездә исерек шоферларны көн саен тотмыйлар. Районыбыз кечкенә.
-
Әтнәлеләр милләтебезне саклаучылар
"Әтнә сандугачы-2014" җыр-бәйгесенең гала концертында җиңүчеләрне тәбрикләгән вакытта Кадрия Идрисова әнә шулай диде. - Әтнә милләтебезнең тарихын, гореф-гадәтен саклаучы, горурлык белән башка халыкларга тапшырып килчеләрнең берсе ул. Гаҗәеп күренеш, 2014 ел Мәдәният елы буларак игълан гына ителде. Ә биредә инде гыйнвар аеның беренче көннәрендә үк бәйгегә әзерләнә башладылар. Ә күпләр...
-
Әтнә тиздән гашыйклар көнен бәйрәм итәчәк
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бик тиздән Гашыйклар көне-14 февраль килеп җитәчәк. Нәрсә эшләп карыйк, сез язасызмы, без языйкмы? Арагызда бер күрүдән гашыйк булып гомер итүчеләр бардыр, гомерле булдымы мәхәббәт хисләрегез? Ышанасызмы мәхәббәтен гомер буе саклаучылар барлыгына, әллә бу хис бөтенләй юк микән. Бәлки ияләнү генә бардыр… Ярату булса, аермасы нидә? Бөтенләй...
-
Әтнә күрке – игелекле затлар
Һәр изгелек - садака Изгелек эшлә дә, суга сал, ди халык. Әйбәт күңелле кеше "Изгелек кылып калыйм", дип уйламый, бүтәннәрнең мохтаҗлыгын күрә дә ярдәм кулын суза. Мәрхәмәтлелек турында кабат тантана итүебез юкка түгел, районыбызның шәхси эшмәкәрләре бертуган Шәрәфиевләр- Динар һәм Рафис, 88 яшьлек Нәсимә әби турында сөйләгәч, алар ике дә...