3 февраль 2018 яңалыклары
-
Бетләр биш елга бер тапкыр аза
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган ел республикада 1 мең 262 педикулез очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 29 процентка азрак, ди белгечләр. Бет - фәкать кан белән генә туклана һәм кешедән кешегә күчү юлы белән үрчи торган паразит җан иясе. "Бетләр тиз үрчи, әрсез, шуңа күрә...
-
Камералар куелачак
2018 елда күп фатирлы йорт яны территорияләрендә, халык күпләп җыелган урыннарда куелган барлык камералардан карап булу мөмкинлеге күздә тотыла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. "Татарстанда халык иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Җәмәгать урыннарында, күп фатирлы йорт яннарында һәм гражданнар күпләп җыелган...
-
“Безгә шулай язгандыр... Тик әле өмет бар”
Азалия турында бер язган идем инде. Тагын язам, тумас борын күпме авырлыклар аша үткән бу бала, үзендә көч җыеп, тагын сынау үтәргә әзер, тик аның өчен аңа безнең ярдәм кирәк. Бүген Азалия безнең ярдәмгә мохтаҗ. Аны сәламәтләндерү өчен 1 апрельгә кадәр 180 000 сум акча җыйнарга кирәк. Җыйнамаслык зур сумма...
-
Казанда Сталинград янындагы сугышта җиңүнең 75 еллыгына багышланган митинг-концерт узды
"Сталинград җиңүе Россиянең дошманнарына сабак һәм барыбыз өчен дә законлы горурлык предметы булсын!", диде мәгариф министры үз котлавында. (Казань, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген бөтен ил буенча "Россия минем йөрәгемдә" (#Россиявмоемсердце) хэштегы белән митинг-концертлар узды. Ул Сталинград янында Кызыл Армиянең фашистлар гаскәрен тар-мар итүнең 75 еллыгына багышланды. Казанда митинг-концерт...
-
“Сез бер дә ботка ашамыйсыз ахыры?”
Табибтан табибка йөргәндә, берсе әнә шулай дип сорады. Манный боткасы ашагыз, мускуллар ныклыгы өчен бик кирәк, тарыны да калдырмагыз, организмны шлаклардан чистарта, солы боткасы иң олы дәвалаучы..." - диде ул. Теләр-теләмәс кенә ашыйбыз шул . Әйдәгез карыйк әле, ярмаларның ни дәрәҗәдә файдалы икәнен. Белгечләр фикеренә колак салсак, алар иң элек...
-
Казанның Россия Ислам институтында татар теле дәресләре укытыла башлады
Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән башланган татар телен өйрәтү курслары өч ай дәвам итәчәк һәм бушлай булачак. (Казан, 3 февраль,"Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 2 февральдән Казанның Россия Ислам институтында татар телен өйрәнү буенча "Без - татарлар" дип исемләнгән курслар эшли башлады. Укыту "Татар теле", "Татарлар тарихы" һәм Ислам нигезләре"юнәлешләрен...
-
Диләрә- призер
Олы Әтнә урта мәктәбенең 7б сыйныфы укучысы Диләрә Хисмәтуллина рус теле фәненән республика олимпиадасында призер булды. Укытучысы - Галия Минһаҗева. Котлыйбыз.
-
Җиде килгән, ун киткән
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, гыйнвар аенда барлыгы 7 бала дөньяга килгән. Аларның өчесе- кыз, дүртесе- малай. Шушы чорда 6 пар язылышкан, ике пар аерылышкан. Ун үлем очрагы теркәлгән. Алтысы - ир-ат, дүртесе - хатын-кыз.
-
Министр урынбасары тоткарлана
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасарына чик кую чарасы билгеләнәчәк Казанның Совет районы суды Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмаревага карата мәҗбүри чик кую чарасы билгеләячәк. Судта әзерлек процессы турында хәбәрне расладылар. "Татар-информ" агентлыгы мәгълүматлары буенча, якын арада тикшерүчеләр шикаять белән судка мөрәҗәгать итәчәк. Министр урынбасары тоткарлану турында кичә билгеле...
-
Әтнәдән киткәннәр дә кайтмаган
Сталинград янында җиңүгә - 75 ел. Беләбезме без тарихыбызны, шушы сугышта катнашкан якташларыбызны? Күпме алар? "Сталинград сугышында күпме кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалганын махсус санап чыктым, ике районга 227 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Әтнә районыннан 51 кеше Сталинград сугышыннан туган өенә әйләнеп кайта алмаган...",- ди подполковник якташыбыз,...
-
Татарстанда унөч федераль партия проекты гамәлгә ашырылачак
Фото: tat.gossov.tatarstan.ru «Бердәм Россия» Генераль советы Президиумы проект эшчәнлегенең форматын үзгәртү турында белдерде. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге 14 оптимальләштерелгән федераль партия проектының 13ен гамәлгә ашырачак, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин...
-
Көндәге һава торышы
Олы Әтнәдә, интернет мәгълүматларына карасак, -10 -14 градус салкын булачак. Явым-төшем булу ихтималы 6%, вакыты-вакыты белән генә булыр дип өметләник, җилнең тизлеге 5.5 м/с, дымлылык - 81 %. Көнегез имин узсын, елмаерга онытмагыз!