3 март 2014 яңалыклары
-
Зиһененә яшьләр көнләшерлек
Һай , бу гомернең агышлары... Күз ачып йомырга да өлгерми кала адәм баласы. Тормыш арбасын җигелеп тартып, дөнья тоткасы булып яшәгән гомерләр дә инде артта калган. Әнә шул чакларның әҗер- саваплары булып картлык алмашка килгән. Бәхетле картлык . Чиста-пөхтә урын җир өстендә, балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә утырган ак яулыклы Асия...
-
Әтнә районы башлыгы призына хоккей ярышы узды
Язның беренче көннәрендә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.
-
Күшәр авылында янгын чыкты
Кызганычка каршы, янгында бер кеше һәлак булды. 1929 елгы ялгыз ир-заты, бер группа инвалид булып, күзе күрмәү сәбәпле, урамга чыгып җитә алмый тончыгып үлә. "Ут керткәндә аллюминий белән бакырны бергә кушарга ярамый. Бары тик бакыр белән генә кертергә кирәк утны. Юкса алар арасынла каршы торучанлык барлыкка килеп, "замыкание" килеп чыга....
-
Әтнәдә җиңүчеләрне зурладылар
"Әфганстан - батырлык урыны" - әнә шундый бәйге игълан ителгән иде. Максатын барыбыз да беләбез, ә менә бәйгене игълан итүчеләр- Республика балалар китапханәсе, Татарстан хәрби комиссариаты, ДОСААФ төбәк иҗтимагый дәүләт оешмалары. Әфганстаннын чыгуга 25 ел тулу уңаеннан республика күләмендә төрле бәйгеләр үткәрелде. Исемнәре төрлечә аталса да, үзәктә- Әфганстан, ул сугышта...
-
Өҗемләр жиңеп кайттылар
Иске Өҗем урта мәктәбе укучылары Каюм Насыйри исемендәге XII яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укуларының төбәкара этабында катнашып, Ситтигуллина Әдилә - 2 урын (җитәкчесе Хисмәтуллин Рәшит), Бакиев Инсаф - 2 урын (җитәкчесе Габдрахманова Нәзирә), Габидуллин Атлас - 3 урын (җитәкчесе Гайнуллина Алия), Вахитова Зифа - 3 урын (җитәкчесе Гиниятуллина Илсияр), Шәрифҗанова Рәзилә 3...
-
Әтнә районында грипп юк
Яздым да "Тьфу-тьфу" дип куйдым, күз тимәсен тагын. Соңгы елның грипплары да куркынычка әйләнде, әллә нинди исемнәр белән аталды, я кошныкы, я терлекнеке... үлемгә китерә дип тә куркыттылар. Чынлап та кайбер елгы гриппны үзебез дә авыр кичердек, температураны төшерә алмый интектек.