3 август 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә спорт сөючеләр өчен бөтен шартлар тудырылган
Көнүзәк мәсьәлә Спорт берләштерә, дуслаштыра... Үзебезнең Казанда барган Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын башланган көннән бирле кызыксынып күзәтәбез. Шатландыра, горурландыра, үткән белән бүгенгене чагыштырып, яңаларының кадерен белергә дә өйрәтә әлеге бәйге. Әнә шул яңаларның барысы да Татарстан Республикасы Президенты программалары кысаларында төзелә. Кырыс экономик ситуацияләрдә дә Татарстанда Президентның 30...
-
Ике пенсионер һәлак булган - "Әтнә таңы"
Мамадышта тереләй ике пенсионер карчык һәлак булдылар, дип хәбәр итә "Нократ" (Вятка). Куркыныч хәл, 2 август көнне иртәнге сәгать тугызларда була. Янгын нәтиҗәсендә торак йорт та, янкорма да янып бетә. 65 яшьлек йорт хуҗасы, 87 яшьлек пенсионер карчык, ут чыгуын ничек күрми калганнар. Бүгенге көндә бу эш буенча тикшерү эшләре...
-
Коляскадагы Әтнә егете чемпионатны күрде
Су төрләре буенча дөнья чемпионаты башкалабыз Казанда узачагы билгеле булганнан бирле һәр кеше әлеге вакыйганы зур дулкынлану белән көтеп яшәде. Чөнки әле кайчан гын шаулатып уңышлы рәвештә Универсиаданы уздырып җибәрсәк, инде менә чират әлеге чемпионатка да җитте. Хәтта спортка карата битараф булганнарның да әлеге тарихи вакыйганың нәкъ менә Татарстаныбызның башкаласы...
-
Әтнәләр чишмә чистарталар
Әтнәләр чишмә чистарталар Аллага шөкер, чишмәләрнең кадерен беләләр бездә. Карап чистартып торалар. Авылларда чишмәләрне чистартып, төзекләндереп кенә калмыйлар, матур итеп буралап, өен дә төзеп куялар. Шушы көннәрдә генә районыбызның Яңа Җөлби авылында кызлар чишмә чистартып кайтканнар. Изге эшне эшләгәч, җан да рәхәтләнеп кала, күңел дә күтәрелә. Фотодагы кызлар - моның...
-
Әтнәдәге мәчет каршында быел да лагерь оештырыла
Быел да Олы Әтнәдәге мәчет каршында балалар лагере эшли. Бу хакта имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт Сәгъдиев хәбәр итте. Мәчет каршында оештырылган лагерьнең гадәтидән төп аермасы шунда - монда дини тәрбиягә басым ясала. Ә дини тәрбия алган балалар әхлаклы, тәртипле булулары белән аерылалар. Биредә балалар пәнҗешәмбе көнне иртәнге 9.00дә җыелалар.
-
Әтнәгә җылы һава кайта
Бүген яңгырлар яумас дип көтелә. Татарстан метеорологлар 3 августка алмашынучан болытлы, явым- төшемсез һава торышы юрыйлар. Җил төньяк- көнбатыштан. Температура көндез 20-25 градус булыр дип көтелә.
-
Автомобильсез шәһәр төзелә - "Әтнә таңы"
Даниядә автомобильләрсез шәһәр төзергә уйлаганнар. Дөрес. Шәһәр әллә ни зур булмый. Аның каравы махсус проект буенча, барысын да исәпкә алып, машинасын калдырган кеше ерак ара җәяү үтмәслек итәләр. Иң мөһиме - шәһәр экологик яктан чиста булачак, шәһәр халкы 15 мең тирәсе булыр диләр. Шәһәр эчендә җәяү генә түгел, велосипедта да...
-
Әтнәле полиция хезмәткәрләрен тыңламаган
Әтнәле полиция хезмәткәрләренең туктарга дигән таләбен тыңламыйча үтеп киткән. Күптән түгел шулай ук туктамыйча узып киткән машинаның көпчәгенә атып туктатулары турында укымаган күрәсең. "9"лы автомобиль руле артында утырган 1991нче елгы качакның машинасы каплана. Ул, бердән, исерек, икедән, "права"сыз булып чыга. Хәзер аны 10-15 тәүлек арест көтә.