3 декабрь 2013 яңалыклары
-
Ары егете Илназ солдат хезмәтен тәмамлап туган авылына кайтты
Туган ил алдында куелган изге бурычын утәп,туып үскән нигезен, әти- әнисен, туганнарын, дусларын сагынып,безнен ышанычны аклап, намусына тап төшермичә, солдат егет туган йортына кайтты. Зур сөенеч бүген авылыбызда - Солдат кайтты хәрби хезмәттән Авыз итә дуслар, күрше - күлән Мул табында зур сый хөрмәттән. Бәхетле бул, Илназ, һәрчак сиңа Юлдаш...
-
Бәрәскәдә ансамбльләр чыгышы булды
Бәрәскә мәдәният йортында Әтнәнен "Сөмбелә" халык ансамбле һэм Арчаның "Ләйсән" кызлар вокал халык ансамбльләре чыгышы булып узды.Тамашачы һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.Аларга иҗат уңышлары теләп калабыз!
-
Әтнәдә – инвалидлар ункөнлеге
Инвалидлар ункөнлегенә аяк бастык. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева белән шул хакта сөйләштек. Бүгенге көндә райондагы инвалид-балалар исемлеген ачыклыйбыз, - дип башлады сүзен бүлек җитәкчесе. 9 декабрь көнне Хәйрия марафоны уза. Бу уңайдан мохтаҗ инвалидларны игътибарсыз калдырмаска вәгъдә итәләр. Бездә инвалид-балалар - 58, I төркем инвалидлар саны -...
-
“Телемост” араларны якынайта
Бүген Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссариатында районыбыздан армиягә киткән 20 солдат "телемост" аша әти-әниләре, туганнары, сөйгәннәре, якыннары белән аралаша. "54 егетебез Саратов шәһәрендә хезмәт итә. Шуның 20се - Әтнә егетләре. Бу часть белән "Телемост"ны беренче мәртәбә генә үткәрмибез. Быелгысы да һәр ике якның теләкләрен искә алып оештырылды",-...
-
Коммуналь хуҗалык эше бәяләнде
Узган атнада районыбызның коммуналь хуҗалыгы тармагы эшчәнлеген Экология министрлыгы, Торак һәм транспорт ипспекциясе, ЮХИДИ тикшерде. "Гомумән алганда, эшебезне "Канәгатьләнерлек", дип бәяләделәр. Урамнарыбызның чисталыгын уңай яктан билгеләп үттеләр. Ике катлы йортлардагы ремонт эшләре дә канәгатьләнерленк дип табылды. Узган ел ике, быел дүрт подъездның ишекләрен алыштырып керү эшләрен үзгәрткән идек... Мондый зур...