4 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләрдән гаеткә – коймак!
Элек-электән татар халкы, Гает намазы укырга киткән ирләрне коймак пешереп каршы алганнар! Бу - йола безнең көннәрдә дә дәвам итә. Коймак пешерәбез: 300 грамм бодай оны, 2 йомырка, 3/4 стакан сөт, 0,5 стакан кайнап суынган су, 1 чәй кашыгы ак май, 1,5 аш кашыгы сыек май, тәменчә шикәр комы, тоз,...
-
Әтнәдә Гает намазы 7.00дә укыла
Хөрмәтле әтнәләр! 5 июль - Ураза гаете. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Район үзәк мәчетендә дә бәйрәм вәгазе 6.30 сәгатьтә башлана. 7.00дә Гает намазы укылачак.
-
Әтнәләр,яшенле яңгырлар һәм давыл көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген кич Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар һәм давыл булуы мөмкин дип кисәтә. Урыны белән җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитүе көтелә. Иртәгә, 6 июльдә, кайбер районнарда яшен һәм көчле җил булуы мөмкин.
-
Әтнәнең Күәм мәчетендә ифтар узды
Күәм мәчетендә чираттагы ифтар мәҗлесе узды.
-
Әтнәдә күбрәк малайлар туа
Быелның июнь аенда 6 бала туган, 16 кеше үлгән. 2 пар язылышкан, 3 гаилә таркалган. Быел ел башыннан 45 бала туган, 105 кеше бакыйлыкка күчкән. 16 пар гаилә корган, 7се таркалган. Ел башыннан 24 малай, 21 кыз туган. Туган балаларның 19ы беренче, 18е икенче, 6сы өченче, 2се гаиләдә дүртенче балалар...
-
Әтнәләр, ике шоферның гомерен өзгән һәлакәт
Биектау районының "Казан- Дөбъяз" юлының 24 нче километрында авария булды. Хәрәкәт иткән "Лада Калина" машинасының кисәк кенә, ныклап ябылмаган капоты ачылып китә. Юлдагы хәрәкәтне күрүдән мәхрүм булган машина йөртүче каршы полосага чыга һәм маңгайга-маңгай Газель машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике машина йөртүче дә вафат була. Юлга чыкканда машинагызның төзеклеген тикшереп,...
-
Әтнәдә район ифтары узды
Мөселманнар өчен изге саналган җомга көнне беренче тапкыр район ифтары узды.
-
Әтнәнең ветераннар командасы өченче урынны алды
Арча районында "Татарстан - яңа гасыр" кубогына ветераннар арасында волейбол буенча ярыш узды. Биредә Әтнә районы ветераннар командасы өченче урынга лаек булып, ноябрь аенда узасы финал ярышларында катнашу хокукы алды. 7 команда арасында көч сынашырга туры килде әтнәләргә.
-
Әтнәдә бүген һава температурасы 30 градуска кадәр күтәрелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 июльдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Синоптиклар бүген явым-төшем көтелмәвен җиткерә. Төньяк-көнчыгыш тарафтан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 25-30, Казанда 30 градус чамасы җылы булачак. 5 июльгә каршы төндә урыны белән яңгыр яву ихтималы...
-
“Әтнә таңы” хәбәрчеләре көтү көтте
Ары авылында яшәүче хәбәрчеләребез Фидаил Кадимов белән Райлә Кадимова көтү көттеләр. Шәхси хуҗалык көтүен арылар чираттан, морҗа башыннан көтә. Кем ничек көтү көтә инде, ә хәбәрчеләребез көтү көтүдән дә бәйрәм ясыйлар. Ясыйлар гынамы соң, табигать могҗизаларын күрәләр, безнең өчен фотога да төшереп өлгерәләр. Бер сүз белән әйткәндә актив алар, сәламәт...
-
"Әтнә таңы" хәбәрчесе Зәлия диплом яклады
Чыгышы белән Олы Әтнә авылы кызы,бүгенге көндә Казанда яшәүче, безгә хәбәрләр язып, КФУга укырга кергән, читтән торып укыганда "Әтнә таңы"нда практикалар үткән, булачак журналист Зәлия Сәләхетдинова Диплом эшен "5"легә яклады! Котлыйбыз! Кызыл дипломың белән кайтырсың дип ышанабыз!