4 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Тормыш хәлен тикшерәләр
Якын арада социаль үзәкнең гаилә һәм балалар бүлеге белгечләре район авылларына - социаль патронажда торучы авыр хәлле гаиләләрнең тормыш хәлен тикшерергә чыгалар.
-
Әтнә мәктәбендә атналык үтә
Олы Әтнә урта мәктәбендә бөтен республика күләмендә узган "Готов к труду и обороне" акциясенә кушылып, 1-7 сентябрь көннәрендә махсус атналык үтә. Атналык кысаларында мәктәп укучылары катнашында төрле чаралар уза. Моңа түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә, Беслан мәктәбендәге фаҗиганың 10 еллыгына багышланган тәрбия сәгатьләре дә, хәрәкәтле уеннар, сәләматлек йөгерүләре дә, волейбол,...
-
Телевидение – Әтнәдә
"Татарстан-Яңа гасыр" телевидениесе яңа рубрика булдырган.
-
Әтнәнең “Ташчишмә” терлекчелеге дә заманлаша
Хуҗалыкта савым залы һәм сыер тораклары булган яңа, заманча торак төзелеше дәвам итә.
-
Әтнәдә экстремизмга каршы чаралар уза
"Экстремистлыкка - юк!" 1-30 сентябрь аралыгында Татарстанда "Экстремистлыкка - юк!" исемле айлык уза. Әлеге чара безнең республика өчен инде традиционга әйләнде. Ул җәмәгатьчелек игътибарын милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, шулай ук террорчылык һәм экстремистлык идеологияләре чагылышына түзеп тормау атмосферасын тудыруга юнәлдерелгән. Айлык планы нигезендә, X Казан халыкара мөселман киносы, флешмоблар,...