5 апрель 2013 яңалыклары
-
ӘТИЕГЕЗ, БАБАГЫЗ ТҮГЕЛМЕ?
Хәбәрсез югалган 52 сугышчының берсе - Әтнәдән.
-
ЯЗЛАР ҖИТСӘ – КОШЛАР КАЙТА
Күлле Киме урта мәктәбендә табигать фәннәре атналыгы бара. Шушы уңайдан, биредә 5 апрель көнне, мәктәп күләмендә "Кошлар көне" уздырылды. "КВН-ярыш формасында үткән кичәгә Ашыт тыюлыгы белгечләре дә кунакка чакырылган иде", - дип хәбәр иттеләр безгә әлеге мәктәптән.
-
АЛДА – ОЛЫ ӘТНӘ МӘКТӘБЕ
18 яшькәчә укучы балалар арасында VII спартакиада уеннары дәвам итә. 12 спорт төреннән соң, Олы Әтнә мәктәбе I урында. Аннан соңгы урыннарда Яңа Шашы мәктәбе, Күңгәр һәм техникум командалары. "Әлегә барлык спорт төрләренең өчтән икесе генә үтте, алда тагын 6 төр бар. 9 апрель көнне татарча көрәш бәйгесе узачак", -...
-
КУАНЫП КАЙТТЫЛАР
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мәскәү каласында узган гастрольләрдән әйләнеп кайтты. "2 спектакль куйдык - бик җылы кабул иттеләр. Үзебез дә куанып кайттык", - ди театр директоры Ландыш Фазлыева. Биредә безнекеләр Хәй Ваһитнең "Кияүләр"ен һәм Зөлфәт Хәкимнең "Язын бозлар акканда" спектакльләрен Мәскәү тамашачысы хозурына тәкъдим иттеләр.
-
“ЯҢА КИТАПЛАР” КӨНЕ
Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Әтнә үзәк балалар китапханәсендә "Яңа китаплар" көне үтте. Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучы кызыклы да, мавыктыргыч та китаплар белән таныша алды. "Нәкый Исәнбәтнең "Бал корты чәчәктән бал таба, балалар китаптан тәм таба" сүзләренең хаклыгын балаларның күзләреннән укыдык", - дип хәбәр итте үзәк балалар китапханәсе...
-
“ЯШЬ ТНВ” – ЯҢА ШАШЫДА
Шушы көннәрдә Яңа Шашы урта мәктәбе Казан кунакларын кабул итте. Биредә "Яшь ТНВ" каналы журналистлары "Мәктәп" тапшыруының чираттагысын төшерде. Тапшыру - Яңа Шашы мәктәбе укучылары, мәктәп тормышы, дәрестән соң шөгыльләре турында.
-
БАЛАЛАР КОРЪӘН УКЫЙ
Март аеның соңгы көннәрендә Әтнә Үзәк мәчетендә район күләмендә Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Анда Бәрәзә, Бәрәскә, Күңгәр, Түбән Шашы, Ташчишмә, Олы Мәңгәр, Яңа Әтнә авылларыннан балалар катнашты. Бик зур хәзерлек белән килгәннәр, яттан догалар, Корьән сүрәләре укыдылар. Гарәп телендә укучылар да булды. Соңыннан балаларга бүләкләр тапшырылды, алар өчен чәй өстәле...