Санкт-Петербург метросындагы терактта каза күрүчеләр арасында татар кешесе дә булган
Метродагы шартлауда каза күргән Чаллы кызы Анна Стужина хәзерге вакытта сырхауханәдә.
(Казан, 4 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күргән татар кешесе сырхауханәдә табиб ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белдерде.
Еникеев...