5 июнь 2014 яңалыклары
-
Әтнәнең “Ленин”ы – җиңүче
Россия Федерациясе Татарстан Республикасының пенсия фонды 4 ел рәттән "Иң яхшы иминиятләүче" бәйгесе уздыра. 500дән артык эшчесе булган Ленин исемендәге җитештерүче нәсел заводы әлеге бәйгедә 2013 ел нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды. Шунысын да әйтергә кирәк, нәтиҗәләр чыгарганда үз вакытында взносларны түләп барулары да исәпкә алына.
-
"Мәктәп" тапшыруында – Олы Мәңгәр мәктәбе
Олы Мәңгәр урта мәктәбе лагеренда ял итүче балалар янына бүген ТНВ каналыннан журналистлар кайтты. Алар балалар белән аралашты, мәктәп тормышы белән кызыксынды. Әлеге мәктәп турында тапшыруны июль ахыры, август башларында карау мөмкин булачак. Бу турыда аерым хәбәр итәрбез.
-
Әтнәдә елдагыча “Әләшә” бәйрәме узачак
Иртәгә, 6 июнь - җомга көнне, районыбызның Күәм һәм Әйшияз авыллары арасындагы Кала тавы-"Изгеләр каберлеге"ндә борынгы традицияләрне дәвам итеп, "Әләшә" бәйрәме оештырыла. Бәйрәмне быел "Тукай" хуҗалыгы, Күәм авыл берлеге генә оештыра. "Корбан ашы, пылаулар пешереп тормыйбыз, чәй табыны, кайнар коймак белән генә сыйлыйбыз. Изгеләр рухына дога кылып, вәгазьләр тыңлыйсыгыз, каберлекләрне...
-
Әтнә балалары бер меңлек шарны күккә очырдылар
Олы Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасында балаларны яклау көне уңаеннан бик матур бәйрәм оештырылды. Ә иң күңеллесе - бәйрәм азагында, нәкъ сәгать уникедә, балалар, аларның әти-әниләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларның матур теләкләре язылган йөзәрләгән шарны күккә очырттылар. Бу "Киләчәк балалар бакчасы - иҗади проектлар галереясы" журналының нәшрияты тәкъдиме белән бөтен регионда...
-
Әтнәдә өмә үткәрделәр
Тирә-як мохитны саклау көненә багышлап "Ашыт" тыюлыгы җирлегендә заказник хезмәткәрләре өмә оештырды. Алар белән бергәләшеп өмәгә Алия Садриева һәм Күәм мәктәбе укучылары, Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитетында эшләүчеләр дә чыкты. Өмәчеләр ике кубометр җир участогын чүп- чардан чистарттылар.
-
Әтнәдә шәхси хуҗалыклар терлекне аз асрый
.Бөтен Рәсәйдәге кебек безнең авылда да хайван саны бик аз калды.Авыл көтүендә нибары 20-30 сыер бар,сарыклар тагын да аз.Элекке шикеллек урам тутырып көтү куу,бөтен авыл белән көтү каршылау ,көтүдән кайтмый калган хайваннарны эзләү,адашкан бәтиләрнең нишләргә белми урамда акырып йөрүләре кебек күренешләр хәзер юк инде.Урам уртасындагы асфальт юлның ике ягында ,хайван...