5 август 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"- Илсаф мәжлескә 130 кунак чакырган
31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган. - Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды...
-
Әтнә балалары ни ашый
Ана сөтеме, әллә... Ана сөтен кибеттән сатып алынган ясалма тукландыру катнашмалары алыштыра аламы? Ни өчен заман әниләре бүген күкрәк сөтенә түгел, ә бәлки әнә шундый катнашмаларга өстенлек бирә? Район хастаханәсенең балалар табибы, педиатр Диләрә Ренат кызы ? белән әнә шул хакта сөйләшәбез. Күкрәк сөте, һичшиксез, беренче урында. Сабый бала өчен...
-
Әтнәнең мәдәният хезмәткәрләре җыелып сөйләштеләр
Районның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләре мәдәният йорты директорлары ягулык сезонына кагылышлы мәсьәләләр, тирә-юньне җыештыру эшләре турында сөйләштеләр. Көз аена да аяк басу өчен бер айдан аз вакыт калып килә. Димәк, мәдәнияттә сезон ачылу вакытына да санаулы көннәр калып бара. шул уңайдан җыелыш барышында алдагы сезонда башкарыласы эшләр, үткәреләсе чаралар планын булдыру,...
-
Әтнәдә эш эшкә ялгана
Районда урып-җыю дәвам итә. Тик һава торышының үз законнары - әледән-әле явып киткән яңгырлар аркасында өзеклекләр туа. "Техника да, кадрлар да тулы әзерлектә, югыйсә", - дип уфтаналар районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре. Район буенча 4 августка бөртеклеләр 1850 гектарда сугылып, 4625 тонна ашлык җыеп алынды. Урып-җыю барлык мәйданнарның 9,1 процентында...
-
Ничек икән эчләре? - "Әтнә таңы"
Беребезнең шнуры бар, Икенчебезнеке - юк. Беребезнең тамагы ач, Икенчебезнеке - тук. Беребез карый төньякка, Икенчебез - көнчыгыш. Беребез керәбез өйгә, Икенчебезнең - чыгыш. Беребезнең эше бик күп: Бәйлисе бар, сүтәсе... Ә икенчебезне салып Кереп кенә китәсе. Шунысы серле хуҗаларның Ничек икән эчләре? Аек йөриләрме икән, Җир җимертеп эчәме?...
-
Татарстанда быел 31 кеше гөмбә ашап агуланган - "Әтнә таңы"
Агымдагы елда 2-11 яшьлек 8 бала һәм бер көмәнле хатын-кыз зыян күргән. Ә июль-август айларында шундый 15 очракта 17 кеше зыян күргән. Аларның 4се - балалар. Шөкер, вафат булучылар юк. Узган елны 7 айда 16 очракта 16 кеше агуланган иде. Июль аенда - 2 очрак теркәлгән. Башлыча "опята", шампиньон, ак,...
-
Әтнәләр сәламәт яшәү рәвеше яклы
2015 ел- йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш елы Сәламәтлегебезне үзебез кайгыртыйк! Хәтерләсәгез, 2014 елда үлүчеләрнең 53 проценты кан әйләнеше авыруларына туры килә иде. Шунлыктан агымдагы ел йөрәк- кан тамырлары авырулары белән көрәш елы дип игълан ителде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына карасак, хәтта хәзерге заманның иң алдынгы технологияләрен кулланучы дөньяның...
-
Әтнәдә чишмәләр караулы
Җөлбидә чишмә чистартканнар Аллага шөкер, чишмәләрнең кадерен беләләр бездә. Карап чистартып торалар. Авылларда чишмәләрне чистартып, төзекләндереп кенә калмыйлар, матур итеп буралап, өен дә төзеп куялар. Шушы көннәрдә генә районыбызның Яңа Җөлби авылында кызлар чишмә чистартып кайтканнар. "Аллага шөкер ел саен чистартабыз, авыл халкы саф чиста чишмә сулары эчеп торсын дибез",...
-
Әтнәнең Бәрәзәсендә янгын чыкты
Янгын сүндерү машиналарының сирена тавышын ишетүгә һәркем хафага кала. "Алла сакласын", - дип уфтанып куя. Бу юлы да шулай булды. Тиз арада янгын сүндерү бүлегенә элемтәгә чыктык. "Бәрәзә авылында булды янгын. Зыянлы түгел. Караучысыз булган йортның сараена зыян килде", - дигән җавапны ишеткәч кенә, җиңел сулап куйдык, Суык кыш айларына...