5 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Иң зур күрсәткеч Әтнәдә
Әтнә районы савымчылары бер баш сыердан уртача 15 килограмм сөт савалар.
-
ЗИРАТЛАР ЧИСТАРА
Олы Әтнә авылындагы зиратларны кабат чистартырга чыктылар. Изге эшкә тотынгач, кояшы да иртә таңнан чыгып, бар җиһанны җылытты, иркәләде.
-
"Бәрәкәтле йорт"
Ислетарский Сельский-Дом-Культуры Ары авылын кергәч тә, Уңга киткэн юл булыр. Яна таш бина каршылар- Пекарнябыз шул булыр. Уңган,булган,ачык йөзле Показать полностью.. Кешелэр эшли монда. Көнне- төнгэ ялгый-ялгый, Сизмилэр вакытны да. "Бәрэкәтле ризык",-булсын, Дип пешерәләр алар. Шуңа күрә исемен дә Шулай дип атаганнар. Тараталар ризыкларын Күп кенә авылларга. Ашап караган һэр...
-
“Алчәчәк” “Нурлы Казан” бәйгесендә
Районның сәнгать мәктәбенең "Алчәчәк бию коллективы башкалабызда узган "Казань лучезарная" халыкара бәйгесендә чыгыш ясады. Төрле өлкәләрдән килгән коллективлар белән бергә чыгыш ясап, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
-
Мәңгәр мәктәбендә ярминкә
Үзгәрешләр бары уңайга Район мәктәпләрендә "Уңыш" бәйрәмнәре башланып китте. Җәй эчендә мәктәп яны тәҗрибә участокларында үстерелгән мул уңыш, тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе буларак үтә торган мондый бәйрәмнәр һәр мәктәптә матур традициягә әйләнеп бара. Шундый матур бәйрәм көзге каникуллар башланыр алдыннан Олы Мәңгәр урта мәктәбендә булып узды. Мәктәп бәйрәмчә бизәлгән. Көзге байлыклардан...
-
Бәрәскәдә мәдәниятчылар көч сынашты
Бәрәскәдә мәдәният йортлары җитәкчеләре үзара көч сынашты. Биш авылдан җыелган мәдәният хезмәткәрләренең чыгышын бәрәскәлеләр тулы зал, көчле алкышлар белән кабул итте. Бәйге һәр мәдәният йорты үзенең эшчәнлеген яктыртып, эшләгән эшләренә йомгак ясау кебек әзерләнгән иде. Зал түренә эленгән интерактив тактада нәкъ менә шул эшчәнлек чагылып барды да. Шул ук вакытта...