6 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәлеләр, сак булыгыз – мошенник
Казанда чит кеше исеменә кредитлар рәсмиләштереп йөрүче мошенник пәйда булган. Полиция хезмәткәрләре аның кредитны ялган паспорт аша алуын ачыклаганнар. Инде шикләнелүченең төс-кыяфәте тәгаенләнгән. Ул 20-25 яшьләр тирәсендә, уртача гәүдәле, чәчләре кара төстә. Оператив хезмәткәрләр аның башка төр җинаятьләргә дә катнашы бардыр дип шикләнәләр
-
Әтнәнең район чыршысыннан видеоязма
-
Әтнәдә укучы кызлар баскетбол уйнады (фоторепортаж)
"Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәгендә район укучыларының спартакиада кысаларында кызлар арасында баскетбол уеннары узды. Кызларның җитезлегенә үзем дә сокланып карап тордым. Урыннар түбәндәгечә. Беренче урында Әтнә командасы. икенчедә - Комыргуҗа, өченче һәм дүртенче урыннарда Күшәр, Күңгәр командалары
-
Салават кызын кияүгә бирде - "Әтнә таңы"
Татарстанның Халык артисты Салават Фәтхетдинов икенче кызын да кияүгә бирде. Intertat.ru шул хакта хәбәр итә. Никах мәҗлесе Мәрҗани мәчетендә уза. Туйда татар эстрадасы "йолдызлары" да катнаша. Олы кызын җырчы 2007 елда ук кияүгә бирде. Әле тагын улы бар.
-
Әтнәдә һава торышы
Бүген Татарстанда 14 градус суыклык көтелә. Республика Гидрометцентры шундый һава торышы вәгъдә итә. Алмашынучан болытлы һава, кайвакыт көчәеп алучан талгын җил, юлларда бозлавык булачак. Шул ук вакытта республиканың Әтнә районы кергән төньяк-көнчыгышында суыклык 23 градуска ук җитәр дип фаразлана.
-
Әтнәләр каникулларга шат
Күптән болай ял иткән юк иде... Бертуганнарны җыеп Коръән ашы үткәрдек. Мәүлид ае әле дәвам итә. Бу айда туганнарны очраштыруга сәбәпче булсаң, савабы гаять зур диелә. Аннан соң Арчага катокка барып кайттык. Хәер, элек тә баргалый иде. Балаларга бик ошады. Шунысы кызык, боз өстен йөзләгән тимераяклы кеше каплап алган иде....
-
Әтнәдә каникуллар... тик бар да үз эшендә
Ашыт елгасы буеннан үткәндә башка әнә шундый фикер килде. Ник дигәндә, күзгә ап-ак кар белән капланган елга өстендә утыручы балыкчылар чалынды. Шунысы кызык, берара көннәр җылынып алганда да боз өсте балыкчылардан буш тормады. Әллә дөрестән дә балык бик күп, әллә мохтаҗлык итәктән тарта... Бу фикеремне кычкырып әйткәнмен икән, көлештеләр. "Гел...
-
Әтнәдә имтихан биреп карыйлар
Район мәктәпләренең 9 сыйныф укучылары математикадан имтихан биреп карадылар. Алда торган җитди имтиханга әзерлек иде бу. ОГЭ пунктлары Олы Әтнә, Күәм, Күңгәр мәктәпләрендә урнашты. Балалар җитди әзерләнгәннәр, фикерләре бердәй яңгырады: "Яхшы биреп чыгуга өметләр зурдан".
-
Әтнәнең "Боз шәһәре"ндә улларым рәхәтләнеп шудылар
Район үзәгендәге "Боз шәһәре"нең балалар чыр-чуыннан аерылып торганы юк. Гаилә белән Арчага катокка барган идек. Аннан кайтышлый "Боз шәһәре"нә тукталдык. Аның лабиринт өлешен җимерүләре хакында язган идек инде. Бик кызганыч, әтиләр төзи, балалар, яшүсмерләр җимерәме шунда?! Балаларым рәхәтләнеп тауда шудылар. Үзләре генә дә түгел, килүчеләр күп иде монда. Шөкер, һава...
-
Әтнәле руль артына 2 ел утырмаска мөмкин
Депутатлар әнә шундый закон проекты әзерләп яталар. "РИА Новости" хәбәрләренә караганда, юл йөрү кагыйдәләрен тагын да катгыйландырырга - транспорт йөртү хокукыннан 2 елга мәхрүм итәргә җыеналар. Бу юлы ул тизлекне 130 км/сәгатькә арттыручыларга кагылачак. Әлегә максималь планка - 80 км/сәгать. Дөреслектә, тизлекне шул кадәргә арттыручыга 7000 сум административ штраф каралган,...