6 май 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә кул эшләре күргәзмәсе узды
Олы әтнә башлангыч мәктәбендә район мәдәният йортларының һәм мәктәпләрнең кул эшләре күргәзмәсе узды. Әлеге чараны Укучылар йорты оештырды. бу хакта тулырак язманы киләсе санда укый аласыз.
-
Әтнә – БРИ тапшырдык: нәтиҗәләрен көтәбез
Районның IX сыйныф укучылары татар теленнән контроль тест биремнәре тапшырдылар. "Нәтиҗәләре соңрак билгеле була. Әмма ГИА алдыннан БРИ бирү үзеңне сынап карау өчен бик мөһим", - диделәр оештыручылар.
-
Агачларга зыян килмәсен
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы янгынга каршы көрәшкә багышланган махсус киңәшмә уздырды. "Бу уңайдан кипкән үлән, салам, печән калдыклары белән саграк, кыланырга кирәк. Югыйсә, күп хуҗалыкларда аларны ягып юк итәргә тырышалар. Нәтиҗәдә, агач үсентеләренә зыян килә", - ди "Ашыт" заказнигы җитәкчесе Рамил Сабиров.
-
Әтнәдә – кармак белән һәм көймәсез
"Ашыт" заказнигы хезмәткәрләреннән алган хәбәрләргә караганда, 10 июньгә кадәр "Уылдык" операциясе бара. Бу чорда балыкны кармак белән генә тотарга кирәк. Шул ук вакытта көймәләр куллану да тыела.
-
Әтнәдә бәйрәм чаралары
8 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларын бәйрәм чаралары көтә.Биредә алар хөрмәтенә Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" спектакле күрсәтеләчәк, чәй табыны әзерләнәчәк. Чаралар сәгать 9.00дә башлана. 9 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы бинасы янындагы һәйкәл янында тантаналы...
-
Әтиемне мин хәтерләмим
Хәтер сәйләне Тиздән Бөек Җиңүгә 69 ел тула. Ватаныбызның азатлыгы өчен совет халкы фронтта һәм тылда үз-үзләрен аямаганнар. Шуларның берсе- минем әтием Һади Хәмитов. Орудия командиры буларак, ул өч елдан артык батырларча сугышкан. Сталинградтан Польшага кадәр дошманны куган һәм сугыш бетәргә өч кенә ай кала һәлак булган. Әтинең сугыштан язган...