6 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Көзге чәчү
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - барлык чәчәсе, өченче - 5нче сентябрьгә чәчкән мәйданнар (гектарларда) Дусым 942 850 Күңгәр 500 450 Күшәр 520 465 Ленин 1500 1239 Таң 1150 925 Мәңгәр 800 707 Ташчишмә 700 650 Шахтер 1295 1228 Уңыш 1000 865 Тукай 1300 1020 Районда 9707 8399 Мәгълүматлар авыл...
-
Зур бүләк булды
Марсель Сәлимҗанов урамында урнашкан ике катлы йортта яшәүчеләрнең шатлыгы чиксез зур. Күптәнге хыялларының берсе тормышка ашты. Урамнарына гына түгел, ишек алларыбына да асфальт юл салынды. Аеруча балалар шатлана. "Яңа уку елы алдыннан бу алар өчен зур бүләк булды", - диләр монда яшәүчеләр.
-
Ут белән уйнамыйк!
Узган елның 8 аенда 6 янгын теркәлгән. Моннан тыш, 1 тапкыр чүп-чар якканнар һәм 2 тапкыр янгын сүндерүчеләрне ялганлап чакырганнар. Быел да 6 янгын очрагы теркәлгән. Ә менә чүп-чарлар ягу 11 тапкырга арткан. Ялган чакырулар саны да 9га җиткән. Райондашлар, ут белән уйнамыйк. Чүп-чарны яндырып юк итү дөрес гамәл түгел....
-
“Башваткыч”та – Әтнә театры артистлары
Шимбә көнне "Башваткыч" тапшыруын карарга онытмагыз. Анда безнекеләр чыгыш ясаячаклар! "ТНВ-планета"да - көндезге сәгать 10да, "ТНВ"да кич белән, гадәттәге вакытында.
-
“ИШЕГАЛДЫНА КАДӘР САГЫНАМ”
Шулай дип көрсенә Комыргуҗада туып-үскән, кыш көне Казанда яшәүче Нәкыйбә әби Шиһапова. Нәкыйбә әби көздән язга кадәр Казанда, кече кызында яши. Ә инде язга аяк басуга, туган авылына ашкына. Кызы да: "Кунакка кайткаларбыз. Бездә генә тор, дип тә әйтәбез, югыйсә", - ди. 1 сентябрь көнне 90 яшен тутыручы Нәкыйбә Гали...
-
ИГЕННЕ ИР УҢДЫРА
Вәгъдә иткәнчә, ашлык суктырган алдынгы комбайнчылар исемлеген бирәбез. Биредә люцерна һәм горчица суктыру исәпкә алынмады. Беренче багана - комбайнчы, икенче - хуҗалык, өченче - комбайн маркасы, дүртенче - бөртекле-кузаклылар суктыру (центнер) Рәдис ӘХМӘДУЛЛИН Дусым Мега 13508 Фидаил МӨХӘМӘТҖАНОВ Уңыш Тукано 13293 Рәис ШӘЙХИЕВ Уңыш Тукано 13056 Айдар САБИРҖАНОВ Ленин Мега...