7 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнә кызы иҗаты
ӘНИ...СИНЕ КӨТӘМ..КИЛ ИНДЕ!!! Кулларымнан җитәклә дә мине Ычкындырма башка Әнием! Мин бит сине килер әле,диеп Тәрәзләрдән көттем тилмереп Әни,диеп яздым.....салкын пыяла да Эреде сыман шул өч хәрефтән Синең күңлеңдәге бозлар гына Эремиләр Әни..ник икән? Яшь тамчысы җиргә төшкән саен Кара көя яшел үләннәр... Юк әйтмәгез!юатырга теләп, Килмәс инде...алыр бүтәннәр. Кирәк...
-
Әтнәләр өчен дүрт нәтиҗә
Узган ел Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы өчен шактый уңышлы булды дисәк тә, ялгыш булмас. Корылык бу өлкәгә шактый зур зыян салуга карамастан, агросәнәгать тармагы 2015 елны 3,8 процент үсеш белән тәмамлады. Чыннан да, 2015 ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тагын корылык белән сынады. Нәтиҗәдә, бу күренеш республиканың агросәнәгать тармагына 20-21 миллиард...
-
Әтнәдә пособие элеккечә кала
2016 елда эшсезлек буенча минималь һәм максималь пособие размеры үзгәрмәячәк. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көнгә аның иң кечкенәсе 850, ә иң зур размеры 4900 сумга тәңгәл. Әлеге пособие эштән киткән гражданнарга билгеләнә һәм соңгы эш урынында өч айда алган хезмәт хакынннан чыгып процентларда исәпләнә.
-
Президент ватандашларны Раштуа белән котлый
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм! Бу нурлы бәйрәмгә кешеләр элек-электән рухи пакьлек, мәрхәмәт, бәхет һәм иминлеккә ирешү белән бәйле иң якты өметләрен баглаган. Коткаручының дөньяга килүе - бөек сер. Әлеге серне белүгә ирешкән христианнарның бакыйлыкка инануы, хакыйкатькә омтылышлары һәм якыннарына карата ихлас ярату хисе...
-
Әтнәдә соңгы тамаша булды
Әтнәнең үзәк чыршысы янында бер атнага сузылган җыр һәм бию тамашалары тәмам. Әлеге чарага соңгы ноктаны Олы Мәңгәр һәм Комыргуҗа авылы мәдәният йортлары әзерләгән концерт -тамаша куйды. Бәйрәмнән соң булган салкын көннәрнең иң көчлесе булуына карамастан, боз сәхнә янында тамашачылар саны хәйран иде. Ике сәгатькә якын барган тамашаны бар да...
-
Әтнәле олы абыйсы турында
Олы абыем Илдар. Олы абыем Илдар -минем тормышымда иң зур роль уйнаучы кешедер, мөгаен. Миннән 6 яшькә олы, 1935 елгы Илдар абый әтинең сугышка киткәнен бераз хәтерли иде. Әни белән җитәкләшеп, тәпиләп әтине озатырга Әтнәгә баруларын, әтинең аңа истәлеккә пәке бүләк итеп калдыруын дулкынланып сөйли торган иде. Мин абыйның бала...
-
Әтнәдә балалар өчен бәйрәм узды
Олы Мәнгәр авылы мәдәният йортында балалар очен чыршы бәйрәме булып узды. Әлеге куңелле чараны авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды. Бала- чага рәхәтләнеп күңел ачты, Кыш бабайга шигырьләр сөйләде, бергәләп жырлар жырладылар. Соныннан Кыш бабай кучтәнәч таратты.