7 февраль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр "Гашыйклар көне"нә әзерләнә
Кемнең фантазиясе нинди инде. Берәүләр открытка җыя, икенчеләр бүләк алырга йөгерә. Өченчеләр табын әзерли, дүртенчеләр сәяхәткә китә торгандыр... Ә менә арылар бөтенләй икенче төрле уйлый, әйтерсең, безнең планета кешеләре түгел. Арыда яшәүчеләр Кадимовларга күнеккәннәр инде. Без дә күнегеп киләбез. Фидаил белән Райлә генә тыныч яшәүгә күнегә алмый. Бәйрәмгә әзерләнә башлаганнар...
-
Әтнәләр, булачак әниләргә пособиеләр артты
1 февральдән әни булучы хатын-кызларга түләнә торган пособияләр артты. Бу турыда Россия социаль иминияте фондының Татарстан буенча бүлекчәсе сайтында хәбәр ителә. - Хатын-кыз консультациясенә иртә срокта исәпкә басучыларга 581,73 сум бирә башлыйлар - Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие хәзер 15 512,65 сум тәшкил итә - Яшь ярымга кадәр...
-
Әтнәләр Олы Мәңгәрдә ял итте
Мәдәният хезмәткәрләренең урам бәйрәмнәре үткәрәчәкләрен хәбәр иткән идек инде. Бу районыбызның һәр авыл җирлегендә булачак. Беренче булып,6 февральдә бәйрәмне Олы Мәңгәр авыл җирлегеннән башладылар. Ничек булыр, кеше килерме? Нинди яңалык кертеп була... Башка авыл җирлек кешеләре шулай дип кызыксынганда, җирлек халкы, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Җыр-бию, спорт ярышлары, тәм-том...
-
Әтнәләр, ишеттегезме өч бала белән әби янып үлгән
Өлкән яшьтәге хатын белән өч баланың гәүдәсен янгыннан соң калган кисәүләр арасыннан табып алганнар. Бу хәл Мәскәү астындагы Черкизово поселкында шәхси хуҗалык йортында булган. Янгынның сәбәпләрен ачыклау бара. Дүртенче баланы әти-әниләре янгын булырга бер көн кала Мәскәүгә кунакка җибәрәләр, дип хәбәр итә РИА Новости. Янгынны сүндерүдә 12 техника 37 кеше...
-
ӘТНӘ ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНЫҢ ФЕВРАЛЬ АЕНА РЕПЕРТУАРЫ
ФЕВРАЛЬ АЕНА ТЕАТР РЕПЕРТУАРЫ 16.02.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Биектау район үзәге (шк.№3) 17.02.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Киров өлкәсе, Малмыж районы, Күнбашы авылы 18.02.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Малмыж районы, Иске Йөрек авылы 19.02.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Әлмәт районы, Елхово авылы 20.02.16 «Ай булмаса, йолдыз бар» Әлмәт районы,...
-
Әтнәләр белән елмаеп алыйк
Гидрометцентрга эшкә буыннары сызлый торган кешеләр чакырыла. *** Беләсезме, ни өчен кошлар иртән сайрый? Чөнки аларның эшкә барасы юк! *** - Мин, төннәрен чыгып йөрмәсен дип, мәчемне печтергән идем, ә ул җүнсез барыбер чыгып китә. - Нишләп? - Консультант булып йөри. *** Экономия ул -чәй пакетигындагы җеп белән носки ямау....
-
Әтнәләрдән кабымлык
Озакламый бәйрәмнәр җитә. Менә мондый кабымлык әзерләсәгез бәйрәм өстәлләрегез тагын да ямьләнеп китәр: Кирәк: Йомырка сыр кызыл икра (уылдык) майонез тоз, борыч Бер йомыркадан ике корблик чыга. Сырны уасы. Йомырка сарысын тоз, борыч, уылган сыр белән болгатасы да, урталай яралган йомырка агына тытурасы. Өстен уылдык белән бизисе. Җилкәннәрне йомшак сыр...