7 март 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр корт ясый
КОРТ ясау рецепты 1 кг корт ясау өчен: 1 кг эремчек, 1 л сөт, 500 г кибет каймагы, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 литр кибет катыгы кирәк. Кәстрүлгә бер-бер артлы сөт, эремчек, катык, каймак, май салып, көчле утка кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгать тотабыз. Болгатмыйбыз. Корт...
-
Мичче Рашатның бар иде җыры...-"Әтнә таңы"
"РИВАЯТЬ" (Мичче Рашат Каримовка) Кичлэрен ямьлэп Мичкэ дэ яккач, Бер касэ тотып Телне дэ ачкач, Мичче турында Калдырсам язмый, Ни эйтер мина Авылдаш абзый? hэрбер кешенен Бар кушаматы, Безнен остабыз Чурки Рашаты. Бар серен белеп Чыгарды мичен, Сайлап-тикшереп hэрбер кирпечен. Аларны соеп, Узенчэ назлый Атаклы оста Каримов абзый. Чыгарган миче...
-
Әтнә укучысының беренче иҗат җимеше
Көн дә иртән куанышып, Без мәктәпкә барабыз. Төрле яклап үзебезгә Тирән белем алабыз. Яңалыктан калмас өчен Тырышып уку кирәк. Мәктәп барын да өйрәтә, Тик тырыш булу кирәк! Беренче класска килгәндә Елмаеп каршы ала, Унбер ел үткән сизелми, Ул моңсуланып кала.
-
Әтнәләр КВН уеннарының финал ярышларына әзерлек бара
Әтнәдә оешмалар арасында КВН уеннары узды. Бу хакта зурлап язып чыккан идек.11 март көнне шаяннар, тапкырлар мәзәкчеләр уенының финал ярышы уза. Уен бик "кызу" булыр дип көтелә. Чөнки финалга иң-иңнәр чыкты. болар сәнгать мәктәбе, социаль үзәк коллективы, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, район китапханәчеләре. Башлана 19.00 ә Фотода сәнгать...
-
Әтнәләр, һава торышы бозыла
Татарстан гидромецентры республикада һава торышы бозылуы турында хәбәр итә. 7 март төнендә һәм көндезен Татарстан буенча томан һәм бозлавык көтелә. Синоптиклар фаразынча, иртәгә аязучан болытлы һава торышы булачак. Ара-тирә урыны белән юеш кар, яңгыр явуы ихтимал. Төнлә 0-5 градус суык, көндезен 0-4 градус җылы көтелә.
-
Мин дөньяда иң бәхетле кеше - "Әтнә таңы"
Мин дөньядагы иң бәхетле кеше , чөнки минем әнием бар. Әнием Алсу - иң кадерле кешем. Ул балалар бакчасында эшли. Мин әниемне бик яратам. Мин әниемә кулымнан килгәнчә булышырга, аны борчымаска тырышам. Әнием миңа дәресләремне эшләргә булыша: аңламаган сорауларыма җавап таба, файдалы киңәшләрен бирә. Без аның белән мәктәпкә бергә барабыз,...