7 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Әтнәдә: исереклек яшькә-картка карамый
2 ноябрь көнне ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиевкә ияреп, исерек хәлдә техника йөртүчеләрне газетада яктырту максатыннан, көндезге рейдка чыктым.
-
Машинагызны янудан саклагыз
Автотранспортны кулланганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен саклагыз Транспорт чаралырында янгынны булдырмас өчен түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк: - һәр автомобильдә төзек ут сүндергеч булырга тиеш (күмер кислоталы, порошоклы). Автомобильнең мотор бүлегендә өстәмә итеп янгын сүндерү җайланмасын корырга мөмкин (сулы, күбекле, аэрозолле); - пассажирларны йөртер өчен билгеләнгән һәм шул максат өчен аерым...
-
Наркопритон һәм мошенниклык
«Наркотикларның зарары һәм аны кулланучылар турында әледән-әле төрле мәкаләләр дөнья күрә. Ә конкрет наркотиклар һәм аларны тәкъдим итүчеләргә ничек каршы торырга, наркопритоннар барлыгын ничек белергә икәнлеген язучы юк...»
-
Әтнәгә депутат килә
9 ноябрь көнне, кичке сәгать 18.00 дә Әтнә дәүләт драма театры бинасында "Бердәм Россия" партиясе депутаты Ринат Закиров гражданнарны кабул итә. Сорауларыгызны алдан 2 - 20 - 32 телефонына шалтыратып әйтә аласыз.
-
Әтнәдә өйрәнүләр уза
18-21 ноябрь көннәрне Гражданлык оборонасы кысаларында махсус өйрәнүләр уза. Районда узачак чарага барлык җирлекләр дә җәлеп ителә. Бу көннәрдә һава кисәтүләре дә булырга мөмкин. Шуңа күрә аптырап кала күрмәгез. Бу хакта тулырак мәгълүматны киләсе саннарда укырсыз.
-
Әтнәдә ремонт яхшы оештырылган
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алган хәбәрләргә караганда, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау бара. Тырма, чәчкеч, культиватор, катокларны елдагыча энә күзеннән үткәрәләр. Шул сәбәпле, соңгы елларда бездә чәчү дә, уңыш җыеп алу да сизелерлек уңышлы. «Бу эш аеруча «Шахтер» һәм «Ленин» хуҗалыкларында яхшы оештырылган», - диделәр.