7 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әтнә юллары вакытлыча чикләнә
ЮХИДИ бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, якынлашучы Яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле рәвештә кайбер юллар вакытлыча ябыла. "Агымдагы елның 23 декабреннән 2018 елның 14 гыйнварына кадәр Олы Әтнәнең Пролетар урамы буенча КалаТау кибетеннән Совет урамынача юлда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә", - дип хәбәр иттеләр.
-
Миңнеханов Борһановны Мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнүен шәрехләде
Рафис Борһановның укыту тәҗрибәсе булмавы аның уңышлы эшләвенә киртә булмаячак, дип җиткерде Президент.
-
Шереметьево аэропортындагы вазгыять аркасында «Аэрофлот» 22 рейсны гамәлдән чыгарган
«Аэрофлот» халыкара һәм Сочига рейсларны расписаниедән алган. (Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Шереметьево аэропортында Латвиянең AirBaltic авиакомпаниясе самолеты белән килеп чыккан вазгыять аркасында «Аэрофлот» 22 рейсны гамәлдән чыгарган, дип яза РБК. «Аэрофлот» Болонья, Дюссельдорф, Минеральные Воды, Осло, Мюнхен, Рим, Стокгольм, Истанбул, Таллин, Франкфурт-на-Майнега халыкара рейсларны һәм бу шәһәрләрдән рейсларны расписаниедән алган....