8 июнь 2016 яңалыклары
-
Әтнә сабантуеның ат чабышы мизгелләре
-
Әтнә сабантуеннан фотолар
-
Табиб түләүле анализлар ясатырга җибәрә аламы? - «Әтнә таңы»
Татарстан Республикасының мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фондының Казан шәһәрендәге филиалы директор урынбасары Панова Иннадан Татарстан Республикасы халкы иң еш бирә торган сорауларга җавап бирүен үтендек. - Бүгенге көндә МРТ, КТ, ангиографияне ничек итеп бушлай һәм тиз арада үтәргә була? - 2016 елга Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтүнең...
-
Татарстанга югары уңыш вәгъдә итәләр - “Әтнә таңы”
Карлы кыш туфракны дым белән җитәрлек туендырды, июнь яңгырлары да шундый нәтиҗә ясарга этәрә. «Болар барысы да яхшы уңышка өмет уята», - ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе министры Марат Әхмәтов. «Быелгы кебек уҗымны минем соңгы 6-8 елда гомумән күзәткәнем булмады», - ди ул. Печән һәм терлек азыгы әзерләү...
-
Әтнәнең тагын бер хуҗалыгында сөт саву комплексы төзелә
«Дусым» хуҗалыгының Күлле Киме бригадасында да заман технологияләренә нигезләнгән, сөт саву залы булган яңа торак төзелеше башланды. Фотода махсус төзүчеләр бригадасының булачак торак каркасын - тимер конструкциясен җыйган вакытны күрәсез. Ул Күлле Киме авылына җиткәндә, Ары авылына китүче юл чатына урнашкан. Торак булып җитешкәч, өстәмә хәбәр итәрбез әле. Әлегә фотолары...
-
Әтнәләр, Ләйсән ярдәм көтә
«ТНВ» каналында барган «Татарлар» тапшыруын карап баручылар Ләйсән Ситдикова турында хәтерлиләрдер. Арча ягы кызының язмышы хакындагы тапшыру берәүне дә битараф калдырмагандыр. Ләйсән 14 яшендә авырый башлый. Кызганычка каршы, аңа диагнозны 18 яшендә генә куялар. Сирәк авырулардан саналган Нейрофиброматозның 2 тибы (Реклингаузан фон чире) чире белән авырый ул. Ләйсән Мәскәү шәһәрендә...
-
Котлыйбыз - 55 ел бергә - «Әтнә таңы»
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм аның җәмәгате Сәкинә Шакир кызы бергә яши башлауларының 55 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Алар моннан 55 ел элек - 7 июнь көнне язылыштылар. Бүгенге көндә ике уллары, оныклары бар.
-
Әтнәнең Азалиясе - беренче
Казанда, Рәшит Нәҗметдинов Мемориалында авыл хуҗалыгы районнары арасында классик шахмат буенча узган Россия балалар кубогы - 2016этабында Олы Әтнә мәктәбе укучысы Азалия Мифтахова 9 яшькә кадәрге кызлар арасында - беренче, Иске Җогып авылыннан Самат Шәрәфиев малайлар арасында - өченче урынга лаек булып, диплом белән бүләкләнделәр.
-
Әтнә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз
Россиядә социаль яклау хезмәткәрләре көне ел саен Россия Президенты Указы нигезендә 8 июньдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өчен юкка гына әлеге көн сайланмаган.1701 елның 8 июнендә Петр I тарафыннан социаль яклауның дәүләт системасы буларак нигезен тәшкил иткән махсус Указ кабул ителгән булган. Социаль яклау хезмәткәрләре көне - кешеләрнең моң зарларын...
-
Әтнә футболчылары «Кожаный мяч»та беренче урын алды
Әтнә спорт мәктәбенең 2005 - 2006 елгы егетләрдән торган футбол командасы Сабада 11 команда арасында «Кожаный Мяч» ярышларында катнашып, беренче урын яулады. Тренер Минтаһир Валиуллин җитәкчелегендәге команда әлеге җиңүе белән футбол буенча Татарстан чемпионатының финал этабына юллама алды. Бүген 2003- 2004 елгы егетләр исә Әтнә данын Балык Бистәсендә яклый.
-
Әтнәдә ял көннәрендә җылытачак дип фаразлыйлар
GISMETEO фаразларына караганда, алдагы көннәрдә дә шушындый ук һава торышы саклана. Әйтик, бүген көндез максималь температура +14 градус тирәсе булачак. Азрак яңгыр яварга мөмкин. Иртәгә 1 градуска җылырак булыр, яңгыр яумас дип фаразлыйлар. Аның каравы, көн болытлы булачак. Җомга көнне +16га җитә, шул ук вакытта кыска вакытлы яңгыр вәгъдә итәләр....