8 июль 2017 яңалыклары
-
Ирек Россиядә бишенче!
Җир сөрү буенча Уфада узган Россия беренчелегендә "Күңгәр" хуҗалыгыннан Ирек Галиев тә катнашты, аны механизатор Азат Гомәров озата барды. Узган елны Ирек Россиядә дә, Татарстан чемпионатында да призлы урыннар яулаган иде. Россиянең сукачылар арасында баручы VI ачык чемпионаты бер атна дәвам итте, тракторчы егетебез V урын алды.
-
Котлыйбыз!
Район Сабан туенда районыбыз алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Моннан тыш, район финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Фердинант Илдус улы Гыймадиев - «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы», Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Фәнил улы Каюмов - «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы», Ленин исемендәге ҖАХК нәселле терлек заводы механизаторы Илнар...