8 август 2016 яңалыклары
-
Татар эстрадасында - "Үзгәреш җиле" - "Әтнә таңы"
В ноябре 2016 года на сцене Татарского академического государственного театра оперы и балета им. М. Джалиля впервые состоится фестиваль татарской песни «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен»). Об этом сообщила пресс-служба театра. Идея поднять татарскую эстраду на новый уровень принадлежит Президенту РТ Рустаму Минниханову. Она была озвучена в конце марта 2015 года,...
-
Әтнәдә юл ремонтлары дәвам итә
"Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогыннан алган хәбәрләргә караганда, бүгенге көндә Олы Әтнә-Чишмәле Сап юнәлешендәге юллардагы чокыр-тишекләрне ямыйлар - "ямочный ремонт" бара. Эшләгән юллардан чыгып фикер йөрткәндә, бу эш бик яхшы оештырылган, уңышлы дәвам итә. Шул ук вакытта юл кырыйларын үскән үләннән, агачлардан чистарталар.
-
Минималь хезмәт хакы тагын арткан - "Әтнә таңы"
Минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында Илдар Халиков, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР эш бирүчеләрнең Координацион советы килешү имзалады (Казан, 8 август, «Татар-информ», Александр Елисеев, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм Татарстанда эш бирүчеләрнең Координацион советы арасында минималь хезмәт хакы дәрәҗәсе турында килешү имзаланды....
-
Әтнәдә - иң зуры
Безнең районда урып-җыю тиешлегә карата 80 % мәйданнарда башкарылды. Бу күрсәткеч республикада иң зуры: бездә 18,2 меңнең 14,6 мең гектарында урып-җыелды. Барысы 39,9 мең тонна ашлык суктырылды. Уртача чыгышы һәр гектардан 27,4 центнер тәшкил итә.
-
Әтнәләр, булмас дип әйтеп булмый
Cиноптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә. Татарстан территориясендә һава торышы бозылачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. 8 август көнне урыны белән яшеннәр, секундына 17-22 метр тизлеккә җитүчән көчәючән кискен җил көтелә. Кайбер районнарда боз явачак. http://shahrikazan.com/
-
Әтнәләр, соры үрдәк баса
Төрле хәлләр булгалый. "Соры үрдәгебез бәрәңге арасына кереп оялаган һәм басарга утырган. Шушы ябык кына соры үрдәк бәби чыгару өчен бәрәңге арасында 42 градус эсседә 20 көннән артык утырачак әле. Тагын шундый гаҗәп күренешләр бар микән", дип язды хәбәрчебез Нияз Сабирҗанов.
-
Әтнәдәге янгын сәбәпчесе - кыска ялганыш
Янгын куркынычы турында гел кисәтеп торалар, шуңа карамастан ут хәвефе, сирәк булса да, кабатланып тора. 7 август кичендә дә Олы Әтнә авылы хуҗалыкларының берсендә янгын чыга. Гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән алган хәбәрләргә караганда, йортның икенче катындагы эчке өлеше зыян күрә. Беренчел мәгълүматларга караганда, янгынның сәбәбе электр утының кыска ялганышы белән...
-
Бала өчен зыянлы биш гамәл- "Әтнә таңы"
Җәй - озаклап саф һавада йөрү, рәхәтләнеп табигать кочагында ял итү генә түгел, баланың сәламәтлеген ныгыту өчен дә менә дигән вакыт. Ләкин монда чаманы белергә кирәк. Артык тырышып, зыян гына китерүегез дә бик мөмкин. Бүген без моның иң киң таралган биш ысулын барларга булдык. Балага җиләк-җимешне артык күп ашату Яшелчә...
-
Әтнәдә - Арча өлкәннәре
Әле һаман бергә икән без Сагынышканнар... Ничә еллардан соң кайчандыр бергә эшләгән хезмәттәшләрен, танышларын, дусларын үзебезнең җирлектә зур дулкынлану белән каршы алды Әтнә өлкәннәре. Моннан берничә атна элек Арчада ветераннар белән очрашуга баруыбыз турында газетадан укып белгәнсездер инде. Ул очрашу барышында кызыклы урыннарда булып, күршеләрнең хөрмәтенә исебез китеп кайткан идек....