8 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә һава торышы начарлана
7 нче октябрьдән алып 11енә кадәр Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. 8е көнне көнчыгыш районнарда көчле явым-төшем көтелә. Ул карлы-яңгыр яисә кар булырга мөмкин. Шулай ук күрү мөмкинлеген 1000 метрга кадәр калдыручы буран булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с ка җитәчәк. 9 ы көнне 22 м/c ка җитүе дә көтелә....
-
Әтнәдә – “Ай булмаса, йолдыз бар”
Хәбәр иткән идек инде, Әтнә дәүләт драма театры артистлары Туфан Миңнуллинның шул әсәре буенча яңа спектакль әзерлиләр. 11 октябрь көнне әлеге спектакльне Г.Камал театры бинасында әтнәләрдән алда Казан тамашачысы караячак, белгечләр бәя бирәчәк. Сүрия МИНГАТИНА Шунысын да әйтик, Туфан аганың 80 еллыгына багышланган декада кысаларында яңа премьера белән чыгыш ясаячак...
-
Әтнәнең Олы Мәңгәр авылы балалар бакчасына сабыйлар теләп йөри(фоторепортаж)
5 ай буе ремонтка ябылып торганнан соң, ниһаять, нәниләрне, бигрәк тә әти- әниләрне сөендереп, балалар бакчасы сабыйларны кабул итте биредә. Мәктәпнең бер караңгы почмагында урнашкан, кечкенә, уңайлыклары булмаган элеккеге балалар бакчасыннан соң, шундый иркен, матур, якты бинага күчү бик зур шатлык, әлбәттә. Ремонттан соң ачылган иркен бакча бүлмәләрен күреп, сабыйлар...
-
Әтнәдә зур кишер
Әтнә районының Шәкәнәч авылында менә шундый кишерләр үсә, 30см озынлыкта, авырлыгы - 1кг 100грамм. Әдилә Гыймадиева
-
Әтнәдә эшсезләрне укыталар
Бүгенге көндә 13 кеше маникюр белгечлегенә укый. Мәшгульлек үзәге оештырган бер айлык махсус курсларда 13 кеше укый. Араларында эшсез, балалары 3 яшькә җиткәнче декрет ялында утыручы хатын-кызлар бар. "1 С-предприятие" программасын - 3, йөртү таныклыгының "Д", "Е" категроияләрен 2 кеше үзләштерә. Шөкер, барысы да бушлай. Мәшгульлек үзәге белгечләре шундый мәгълүматлар...
-
Әтнә театрында зур премьера
7 октябрь көнне Т.Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар" драмасы зур премьера алдыннан театрның сәнгать советына, журналистларга тәкъдим ителде. Әтнә театрының атасы, аксакалыбыз Гомәр ага Мәрдәнов спектакльне, артистларның уенын югары бәяләде, пьесаның тапталмаган булуын ассызыклады, киңәшләрен бирде. "Әтнә таңы" газетасы журналисты Сүрия Мингатина да үз фикерләре белән уртаклашты. Якташыбыз Альберт Шакиров...
-
Әтнә Пенсия Фондына 57 гариза кергән
Пенсия Фондының Әтнә бүлегеннән алган хәбәрләргә караганда, агымдагы ел башыннан "Ана капиталы"на сертификат алырга теләп 57 гариза кергән. Исегезгә төшерәбез, 250 мең сумнан старт алган "Ана капиталы"ның суммасы 453 мең 026 сумга җитте. Шул ук вакытта аны кулланырга теләүчеләр саны да кимеми. Быел андыйларның саны 45 булган инде.
-
Әтнәнең өлкән укытучылары өчен бөйрәм чарасыннан фоторепортаж
Әтнә урта мәктәбендә ветеран укытучылар өчен бик матур бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе , Дәүләт Думасы депутаты Ринат Закиров, район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов , мәгариф бүлеге җитәкчеләре катнашты. Җылы, якты атмосферада узган әлеге бәйрәм залда утыручыларның барысының да күңеленә хуш килгәндер. Аның...
-
Әтнә укытучылары җавап тота
Район мәгариф бүлегеннән алган хәбәрләргә караганда, 13 октябрь көнне укытучылар да тест биремнәренә җавап бирәләр. Бу хакта өстәмә хәбәр итәрбез әле. Шунысы бәхәссез, шартлар бик кырыс булачак, тест тапшыру видеокамералар астында башкарыла.