9 апрель 2014 яңалыклары
-
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы көрәшчеләре кабат беренче
Алдан хәбәр иткәнчә, укучылар спартакиадасы кысаларында татарча көрәш бәйгесе узды.
-
Әтнәгә Дәгъват бүлегеннән килделәр
"Коръәннең иңү максаты - аның аятьләре өстендә фикерләргә чакыру", - диде Татарстан Республикасы Диния Назәратенең Дәгъват бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Тимергали хәзрәт.
-
Илназлар җиңүче булды
Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчетендә Россия хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды оештырган "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре" бәйгесендә Күңгәр урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары да катнашты. Россия күләмендә 500 гә якын бала әдәп- әхлаклы булу, татар тарихын өйрәнү, догалар сөйләү буенча яшь үзенчәлекләренә карап көч сынаштылар. 4 -...
-
Күәм игезәкләре
Йосыф абый һәм Нәгыймә апайдан туган игезәк кызлар - Суфия апай белән Рәйсә апай, Йосыф абый Нәгыймә апаның улы Мөхтәр абый белән Фирая ападан туган игезәкләр - Алсу, Айсылу; Йосыф абый Нәгыймә ападан туган Рауза апа һәм Хәмбәл абыйның балалары- игезәкләр Раил, Фаил. Карагыз бер нәселдә - 3 игезәк.
-
Әтнә егете – беренче
Минзәлә шәһәрендә Татарстан урта махсус уку йортлары студентлары арасында узган татар- башкорт милли көрәш бәйгесендә Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының 3 курс студенты Рифат Сибгатуллин 90 килограммга хәтле авырлыкта беренче урынга лаек булды. Шуны да искәреп үтәбез, әлеге бәйгедә барлыгы 280 студент катнашкан. Котлыйбыз Рифат!