9 август 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә минималь хезмәт хакы артачак
2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакының күләме 6675 сум булыр дип көтелә. Бу хактагы закон проекты Хезмәт министлыгы тарафыннан эшләнелгән инде. Бүгенге көндә ул 5965 сумны тәшкил итә. Шулай итеп, 2016 елда минималь хезмәт хакы 11,9%ка артачак.
-
"Әтнә таңы" - 96 вазыфаи зат җаваплылыкка тартылган
Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларының янгын куркынычсызлыгы өчен 47 миллион акча тотылган. Бу 2015 ел өчен генә. Республика буенча 1842 учреждениегә автоматик рәвештә янгын турында хәбәр итә торган җайланмалар куелган. Янгын курукынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен 107 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Алар арасыннан 96 вазыфаи һәм 11 юридик зат .
-
Әтнәлеләр җәяү йөриме
Күп йөрү - озын гомер Табигать тарафыннан шулай бирелгән инде: кеше һәрвакыт саулыгын ныгытып, гомерен озайтырга омтылып яши. Физкультура һәм спорт белән шөгылләнү - сәламәтлекнең төп нигезе дип санала. Әмма һәр нәрсәнең чамасы, ягъ алтын урталыгы булган кебек, физик күнегүләр белән шөгыльнәнүнең үз тәртибе бар. Бу хакта табибә Лилия Солтанова...