10 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
2015 ел безгә ниләр китерде?-"Әтнә таңы"
БЕР ҖӨМЛӘ БЕЛӘН Быел 76 балалар бакчасы, 79 ФАП, 162 универсаль спорт мәйданчыгы, 42 мәдәният сарае, 32 участковый йорты төзелде. Мартта «Адмирал» базарындагы коточкыч янгында 17 кеше һәлак булды, шуларның берсе - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре. Августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә Казанның, Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрен узып, 2019...
-
Әтнәнең күп балалы гаиләләрен кисәтәләр
Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә, төнге сәгать бердә 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе хакында хәбәр иткән идек. Әлеге коточкыч фаҗиганы бүгенге көндә тикшерү бара. Моннан тыш, Әтнә райнында андый фаҗигаларны булдырмый калу һәм дә күп...
-
Әтнәләр, 2016 ел - Су саклау зоналары елы
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү буенча оештыру комитетын төзеп, аның составын расларга, шулай ук өч айда төп чаралар планын расларга тәкъдим ителә. Моннан тыш, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр...
-
Әтнәләр, яран гөленең файдасын беләсезме?
Кухняда ашык-пошык аш-су әзерләгәндә кинәт бармакка пычак эләгеп, кан киттеме? Кыйммәтле майлар, препаратлар эзләп вакытыңны уздырма. Һәрбер өйдә диярлек үсеп утыручы яран гөле яфрагын чиста суда чайкап, ярага куйсаң, кан агуны тиз туктатыр. Башың чатнап авыртканда да яранны искә төшер. Яраняфрагын беләзек тирәсендәге кан тамыры өстенә куеп торсаң, югары кан...
-
Әтнә шахматчылары - беренче
Әтнә шахматчыларының олысы да кечесе дә һәрвакыт зур уңышлары белән сөендереп торалар. Инде Кенәрдә узган "Арча хәбәрләре"нең күчмә кубогына узган шахмат ярышында да безнекеләргә Олы Әтнә урта мәктәбе командасына җитүчеләр булмады. Кубок кечкенә шахматчылар кулында. Команданың капитаны Алинә Мөхәмәтова кызлар арасында шәхси беренчелекне дә отты. Тренерлары Раил Шакиров та: "Булдырдык,...
-
Әтнәләр шигырь укырга ярата
Алсиня Салахова Безнең сөю һава торышыдыр, Әле кояш, әле кар анда. Үзәкләргә үтә салкыннары, Чүлләр кайнарлыгы бар анда. Буран икән, шундый: күз ачмаслык Адашырлык хисләр эчендә. Әле ярый юллар табыр өчен, Сабырлыклар биргән кешегә. Яңгырлары булса, кисеп ява Үзәгеңә хәтта үтәрлек! Яңгырларда түңмас өчен, ахры, Мәхәббәтне биргән җитәрлек. Безнең сөю...
-
Әтнәдә көн җылыта
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кайсыбер урыннарда кар явуы, буран булуы ихтимал. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү Идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, төнлә температура 4-9 градус салкын булачак. Көндез исә 1-4 градус салкын булыр дип көтелә. 11 гыйнварда исә көн шулай ук болытлы булачак. Һава температурасы 6-1 градус салкын булыр,...