10 февраль 2018 яңалыклары
-
Олы Әтнә авылында яшәүче кадерлебез Касыймов Раил Гани улының 10 февраль көнне 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән 50 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Олы йөрәкле, киң күңелле, һәркемгә ярдәмчел, сабыр холыклы, нинди генә хәлләрдә дә өмет кояшын сүндермичә яши белүче һәрвакыт таяныч булырдай кайгыртучан кадерле әтиебез. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Син безнең таяныч та, ышаныч...
-
Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды
Фото: Т.Волкова Яңа җиһазлар энергия ресурслары кулланышын киметә. (Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар...
-
Әтнәдә - “Россиянең чаңгы юллары - 2018”
Чаңгы юлы Яңа Әтнә авылы янәшәсендәге басуда салынды. "Ярыш түгел, бөтен кеше чаңгыга бергә баса, чаңгы юлына бергә керә бүген. Максатыбыз- күп кешенең чаңгыга басуына ирешү..."- диделәр әлеге бәйгене оештыручы районның Яшьләр эше, спорт бүлеге һәм спорт мәктәбе җитәкчеләре. Исегезгә төшерәбез: җыелу урыны - Яңа Әтнә авылы клубы. Башлана 10...
-
Явым- төшемнәрсез
Бүген Олы Әтнәдә аязучан болытлы һава. Явым-төшемнәрсез. Җил көньяк-көнчыгыштан, акрын тизлектә. Төнлә һава температурасы -14..-19º, аязган вакытта һава температурасы -22 градуска җитәргә мөмкин. Көндез -8..-13º градус. Юлларда бозлавык.