10 июль 2015 яңалыклары
-
"Әтнә таңы"ннан кыш өчен кыярдан рецептлар
Томат соусында тозлы кыярлар 3 литрлы банка өчен: 1,5 килограмм кыярлар 1,5 литр яңа өлгергән помидор согы 3 аш кашыгы тоз 50 грамм укроп 10 грамм эстрагон тәмләткече 6-8 тырнак сарымсак Әзерләү ысулы: Кыярны, банкаларны, сарымсак һәм тәмләткечләрне алдан әзерләп куегыз. Иң элек банка төбенә тырнак сарымсак, укроп һәм эстрагонны...
-
Давыллы, бозлы яңгыр көтелә - "Әтнә таңы"
Давыллы, бозлы яңгыр көтелә - "Әтнә таңы" Ияләндек инде мондый кисәтүгә димәгез. Аллаһы Тәгалә сакланганны саклармын дигән. Татарстан синоптиклары 10 июль кич, төнлә, 11 һәм 12 июль көн һәм төн дәвамында яшенле яңгырлар көтелә, дип хәбәр итә. Урыны белән давыллы, карлы-бозлы яңгырлар яварга мөмкин. Җил тизлеге 19-24 м/с га кадәр.
-
Әтнә хуҗалыкларын тикшерделәр
Җомга, 10 июль көнне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре составындагы комиссия хуҗалыкларның урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Министрлык вәкилләре Алмаз Кашапов һәм Людмила Павлованың: - Әтнә - авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә дә алдынгы район. Шунысы да бар, үз көче белән көн күрә. Эшли торган халык яши монда, - диюләрен ошаттым......
-
Каргалар Әтнә чүбен үз итә
Олы Әтнә авылында халыктан чүп дүшәмбе һәм җомга көннәрендә җыела. Кызганычка каршы, бездәге халык түземсез, чүпләрне кичке якларда ук чыгарып куя. Кызганычка каршы, әлеге чүпләрне каргалар бик тиз үз итәләр. Чүпнең олы юлда булуына да игътибар итмиләр. Алар артыннан ямьсез күренешләр генә кала. Чүп җыючы тракторчы да берүзе ул шакшыны...
-
Әтнә спортсменнарына 800 сум акча биргәннәр
Мамадышта узган "Авыл яшьләре көннәре" бәйгесе нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез дигән идек. Таныш булыгыз: Иске Җогыптан Сабирҗановлар гаиләсе III дәрәҗәдәге диплом һәм махсус кубок белән бүләкләнде. Моннан тыш һәрберсе 800 сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булдылар. Механизаторлар арасында узган җиңел атлетика ярышында Күңгәрдән Рафис Галләмов та III урын алды. Ул...
-
Әтнәдә үлән муллыгы зур роль уйный
Районыбыз Татарстан күләмендә күп итеп сөт савып сокландыра. Сүз дә юк, бу - терлекчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Шул ук вакытта яшел үлән муллыгы да зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов белән шул хакта сөйләштек. - Дөрестән дә, коры елга һәм басу кырыйларындагы табигый үлән...