10 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәләр, Хәтер көне җитә, искә алыйк
Без җиңелмәдек, Казан егылмады Узган ел мин Хәтер көненә чыкмадым. Мең төрле сәбәп таптым: тешем сызлады, автобуслар йөрмәде, яңгыр яуды, зонтигым булмады. Мин кичерелми торган гөнаһ эшләдем, инде менә борчылып, оялып йөргәнемә дә бер ел була. Оялырлык та бит: үз милләтен яратучы, аның кайгысы белән кайгыручы, шатлыгына шатланучы кеше, журналист,...
-
Әтнәнең баш хәрефле укытучысы
Вакыт тиз ага. Бу агым үзләренең тормышта кылган гамәлләре, изгелекләре, күркәм эшләре белән безгә бик якын булган шәхесләрне дә алып китә. Алар һаман ерагая, онытыла баралар. Аларны белгән кешеләр дә картаеп, арабыздан китә торалар, алар белән бәйле документлар, кәгазьләр дә искерәләр, юкка чыгалар. Һәр төбәктә, һәр мәктәптә дә була андый...
-
Әтнәләр күрмәдегезме
Лениногорскида 14 яшьлек Диана Әхмәтҗанова югалган. Кыз көндезге 11 дә мәктәптән чыгып киткән һәм бүтән аны күрүче кеше юк. " Лениногрски хәбәрләре" язуынча кыз соры төстәге куртка, караңгы төстәге джинсы чалбар, соры кроссовкидан булган. Шулай ук яшел төстәге рюкзак аскан. Күрүчеләр 89274891428 номерына шалтыратырулары сорала.
-
Әтнәленең уйланулары
Уйланулар... Алда безне зур бәхетләр көтә ,диеп, Гомер буе башкаларга акыл бирдем. Гадел булыйм,үрнәк булыйм дип яшәдем, Ә шулай да күрә алмадым мин бәхетне. Ник бу дөнья шулай тиз болгана , Әхлак,намус,вөҗдан төшенчәләре югала!? Яшибез дип бар кылган ниятләребез, Зур акчага табынуга кайтып кала. Аз-маз урлау бик тә хәтәр, Аның...