10 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә макулатура җыялар
KZN.RU мәгълүматларына караганда, Казанда узган ике көнлек экология акция барышында, 4 урамда 5 тонна макулатура җыйнаганнар. Моннан кергән акчалар хәйриягә тотылачак. Ә менә Күәм мәктәбендә ниндидер акцияләр узганны көтеп тормыйча, макулатура җыю буенча сыйныфлар арасында ярыш уздырганнар. Бу хакта мәктәп сайтында хәбәр ителә. "Бу, беренчедән, тәрбияви мәгънәгә ия, икенчедән, чисталык...
-
Әтнәләр, сак булыгыз, машинагыз таймасын
Синоптиклар фикере буенча Әтнәдә генә түгел, бөтен Татарстанда юеш кар һәм урыны белән яңгыр явар кебек. Ә бу, үз чиратында автомобиль йөртүчеләрне аеруча сак булырга чакыра. Бүген температура +6 градус тирәсе генә, әмма 11 октябрьгә каршы төндә +2дән -3кә кадәр булачак. Көндез дә шул ук +6 градус көтелә. Юеш кар,...
-
Әтнәдә дә тәмам
Бүгенгә җир эшкәртү Татарстан буенча 86 процентка башкарылды. Кызганыч, әлегә 54, хәтта нибары 31 процент кына эшләүче районнар да бар.
-
Әтнәдә укытучылар очрашты
Олы Мәңгәр мәктәбендә икеләтә бәйрәм булып узды. Беренчесе - өлкәннәр көне булса, икенче бәйрәм - укытучылар көне иде. Бәйрәм "Бер күрешү - бер гомер" девизы астында узды. Чынлап та, лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәребез һәм мәктәптә әлеге көндә белем бирүче укытучыларыбызның сөйләшер сүзләре, уртаклашырга фикерләре җитәрлек иде. Бәйрәмнең беренче яртысында хөрмәтле...
-
Казан Әтнә галимен олылый бүген
Якташыбыз, галим-педагог, журналист, язучы Илдар Мәлик улы Низамов үзенең 80 яшьлек юбилеен "Бөртектән-көшел" дип исемләнгән китабы белән каршы алды. Бүген 17 сәгатьтә Казан шәһәренең Мөштәри урамының 14 нче йортында урнашкан Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан китап нәшрияте, Татарстан Язучылар берлеге, КФУның татар журналистикасы кафедрасы тарафыннан парча, хатирәләрдән...
-
Әтнәдә ярлылар күпме
Бүген республикада уртача хезмәт хакы - 29 793 сум. Бу - гомумроссия күрсәткечләреннән 16,6 процентка түбәнрәк. Бездә айлык кереме 8141 сумнан азрак булган кеше ярлы дип санала. Татарстанның Профсоюзлар федерациясе мәгълүматларына караганда, республика күп кенә социаль-икъдисади күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда тора, ә менә хезмәт хакы буенча ул утыз беренче урында...
-
Әтнәләр, Аллага тапшырдык...
Татарстан метеорологлары республикада бүген, 10 октябрьдә, беренче кар явачак дип фаразлый. Төньяк-көнчыгыштан искән җил юеш кар һәм яңгыр алып киләчәк. Төнге минус икедән алып плюс өчкә кадәр булган температурадан соң көндез 8 градуска кадәр җылытачак. Кар бүген яумаса да, бу атнадан да соңга калмаячак дигән фараз бар.
-
Әтнәләр гаҗәпләнүдән туймый
Быел табигать үз уенын уйный. Бер генә чәчәк ата торган чәчкәләр дә кабаттан чәчәккә бөрләнде, коелган орлыктан кабат яшел тәмләткечләр үсә... Гомумән, кишер-чөгендернең нинди формаларын гына күрмәдек... Менә бу рәсемнәрне карагыз әле. Аны безгә Арыда яшәүче Гөлчәчәк Каюмова җибәргән.
-
Әтнә укучылары флешмоб өйрәнделәр
6-9 октябрь аралыгында "Дуслык" лагеренда чираттагы РДШ (Российское движение школьников ) ның 2 нче сменасы үтте. Безнең мәктәптән, район кураторы Бариева Инзилә Рөстәм кызы җитәкчелегендә, 8 нче сыйныфта укучы Хөснетдинов Алмаз һәм 9 нчы сыйныф укучысы Измайлова Милена катнашты. Бу сменада балаларга төрле мастер-класслар уткәрделәр.Укучылар РДШның үз көенә флешмоб өйрәнделәр....