11 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә әлегә юк
Дүрт чирек урынына өч чиреккә бүлеп укыту сәламәтлек өчен файдалы диелә. Беренче булып мондый укытуга Димитровградта күчкәннәр. Татарстанда беренчеләрдән булып Казанның 23нче мәктәбе уку елын дүрткә түгел, ә өч чиреккә бүлеп укыту эксперементы башлады. Бу хакта sntat.ru хәбәр итә. Мәктәп каникулга ноябрь азагы белән февраль азагында гына чыга, әмма моннан...
-
Әтнәләр ишеттегезме
Казанда кызыл автобуслар белән бәйле тагын бер һәлакәт. Ул иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә "Академик Сахаров урамы" тукталышы янында булган. Фаразлар буенча, һәлакәт ике җәмәгать транспорты - автобус һәм троллейбусның бер-берсенә юл бирә алмавы аркасында килеп чыккан. Автобуска шактый зыян килгән: йөртүче ягындагы сул як тәрәзәсе челпәрәмә килгән, кабинасы җимерелгән. Һәлакәтнең...
-
“Әтнә таңы” н 2112 кеше укыячак
Тиражыбыз белән кызыксынучы газета укучыларыбызны тынычландырырга ашыгабыз. Агымдагы елның беренче ярты елында газетабызны Арча һәм Әтнә районнарында яшәүче 2112 кеше укыячак. - Бик борчылдык сезнең өчен, элегрәк өч меңнән артык тираж белән чыга идегез, елдан-ел кими, эчтәлеге дә бик әйбәт, бәясе дә алмаслык түгел, нәрсә булды бу халыкка... чаклыкка чыктык...
-
Әтнәдә бәйрәм көннәрендә үлүчеләр күп
Әтнәдә 2016 елның яңа ел бәйрәме көннәрендә җиде кеше бакыйлыкка күчкән, Кызганычка каршы, бары бер бала гына якты дөньяга килгән. Кыз бала, әти-әнисенең куанычы булсын.
-
Әтнәдәге терлекчелек тораклары вентиляцияле
Әтнә районында терлекчелеккә кагылышлы чираттагы җыелыш булып узды. Биредә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов үзе катнашты. Җыелышты терлекчелек торакларында микроклимат, безнеңчә әйткәндә вентиляция булырга тиешлеге турында сөйләшенде. Торакларда һава алыштыруның җитдилеге турында әйтелде. Белгечләр, җитәкчеләр "Тукай", "Мәңгәр", "Күшәр" хуҗалыкларында булып, һава алыштыруның төрле ысулларын карадылар. Җитешсезлек, уңай якларын күрсәтеп, соңыннан йомгаклау...
-
Әтнәләр быел 123 көн ял итәчәк
2016 елда Татарстанда эшләми торган бәйрәм көннәре: 2016 елның Яңа ел ялларын 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнварда бәйрәм иттек. 7 гыйнварда - Раштуа булды. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме. 9 май -...
-
Әтнәдә һава торышы
2016 елның беренче эш көннәре салкын булачак. Республиканың Гидрометеоүзәге шулай дип вәгъдә итә. 12 гыйнвар көнне һава торышы -30 градуска ук җитәргә мөмкин. Ә бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә, азрак кар явуы бар. 10-13 градус суык булачак. Татарстанның күпчелек районында урыны белән көчле кар явачак, азрак буран булачак. Шул...
-
Әтнәнең Яңа Шашы командасы – өченче
Билгеле булганча, декабрь аенда мәктәп укучылары арасында " Күңелле стартлар" ярышы узган иде. Әлеге ярышта беренче урынга лаеклы рәвештә Яңа Шашы командасы ия булды. 6 сыйныф укучыларыннан торган әлеге команда Әтнә данын 8 район командасы арасында Саба да яклады һәм өченче урынны алды. Укытучылары - Илшат Әсфанов.
-
Әтнәдә янгын чыкты
Әтнә районы Төрекләр авылында янгын чыкты. "Кызыл әтәч" бер хуҗалыкта гаражга, мунчаның чорма өлешенә зыян китерде. Янгын кыска ялганыштан чыккан дигән фикер бар, шулай да бу эш буенча тикшерү бара. Һәркайсыбыз ут-күздән сак булыйк.