11 июль 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, юкәләрдә икән чикләвек!
Балачактан йөгереп кенә үттек - Әкият дөньясында чикләр юк. Кыш бабайдан ел да бүләк алгач, Чыршыда дип белдек чикләвек. Вакыт аямады сабыйлыкны, Тиз югалды бездән иркәлек. Сорау арты сорау туды җанда - Каендамы әллә чикләвек?! Сыек чыбык кебек холыкларны Аннан-моннан ямап сипләдек. Акыл теше чыккач кына белдек - Юкәләрдә икән...
-
Kinder шоколадында яман шеш китереп чыгаручы матдәләр табылган
Foodwatch кулланучылар хокукларын яклау буенча оешма экспертлары Kinder шоколадында рак китереп чыгаручы мәтдәләр барлыгын ачыклаган. Сүз МОАН ароматик майлары турында бара. Ул кулланучылар сәламәтлегенә каты зыян салырга мөмкин. Фаразларга караганда, зыянлы матдәләр шоколадка аның тышлыгыннан эләгә. Чөнки тышлыктагы буяуларда нәкъ шушы майлар булырга тиеш, дип аңлата белгечләр. Чыганак: almet.ru
-
Ике яше дә тулмаган бала 4 нче каттан егылган – “Әтнә таңы”
Алган тән җәрәхәтләреннән бала хастаханәдә вафат булган. Балага 1 яшь тә 4 ай гына булган, дип яза "Бугульминская газета". Ул ишле гаиләдә тәрбияләнгән. Фаҗига булган көнне әтиләре олырак балалары белән юыну бүлмәсендә булган. Ә дүртенче баласына авырлы әни кеше ял итәргә ятып торган. Бүлмәдә тәрәзә ачык калган була. Беренчел фаразлар...
-
Әтнәләр, ТР Президенты рейтингта – җиденче!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов - Россиядә цитаталары иң еш кулланылган төбәк башлыклары рейтингында җиденче урын алган. "Медиаология" 2016 елның июнь ае өчен губернатор-блогерларның цитаталарының кулланылу рейтингын бастырган. Аңа үз блогларын алып баручы РФ төбәкләре башлыклары кергән. Рейтингы төзү өчен мәгълүмат чараларында губернаторлар блогларыннан китерелгән өземтәләр саналган. Рейтингта беренче урынны Чечня...
-
Әтнәләр, безнең тавыш та кирәк!
2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре урын алырмы? Бу Казанда һәм Татарстанда яшәүчеләрнең активлыгына бәйле. Исегезгә төшерәбез: Россия Үзәк банкы әлеге уңайдан конкурс игълан итте. Тавыш бирүдә катнашучыларга купюраларда төшереләчәк шәһәрләрне, алардагы истәлекле урыннарны күрсәтергә кирәк. Казан Кремленнән соң Кол Шәриф мәчете дә яңа банкнотлар...
-
Бакалы яңгыр яуган – "Әтнә таңы"
"Бүген төнлә Шөгердә бакалы яңгыр яуган ахры, ишегалды буйлап кечкенә бакалар сикерешә", - ди язганнар социаль челтәрдәге "Мин Шөгерне яратам" төркемендә. Бу хакта Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасы хәбәр итә. Бу яңалыкны хәбәр итүчеләр башка кызыклы мәгълүматларны да җиткерә. 1954 елда бакалы яңгыр Англиядәге Бирмингем шәһәрендә яуган. 1973 елда Франциядә,...
-
Олы Әтнәдә паркны төзекләндерәләр
Игътибар итәсездер, олы юл өстендә гел нидер эшлиләр. Машиналар йөреп тора, эшләнгәне күңелгә ятышлы. Биредә булачак паркны төзекләндерәләр. Баганалар утырталар, электр чыбыклары сузалар. Эшләнмәгәнне эшләп бетерәселәр. Җитәкчеләр тиздән бик матур парк булачагын әйтәләр.
-
Россиядә аракының минималь бәясе артты - "Әтнә таңы"
Россия Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә, илдә аракының минималь бәясе 5 сумга артты. Хәзер ул 190 сум тәшкил итә. Дәүләт Думасында бәя аермасын, юк дәрәҗәсендә, дип кенә саныйлар: икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Виктор Звагельский фикеренчә, Финанс министрлыгы боерыгы контрафактка каршы көрәштә нәтиҗәле чарага әйләнә алмаячак. Шулай итеп, инде әйткәнебезчә, Россиядә...
-
Әтнәнең Олы Бәрәзә авылыннан Хаҗирә әби сокландырды
Әбекәй сокландыра Олы Бәрәзә авылында гомер итүче Хаҗирә әби Гайнуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Хаҗирә әбине күргәч, аңа түгел, безгә ул 90 яшь, дип куйдым эчтән генә. Һәрвакыт нидән дә булса риза түгелбез, гел нидер җитми. Ашыгабыз, чабабаыз, уфтанабыз. Ә Хаҗирә әбекәй бүгенге мул тормышка шатланып, шөкер итеп гомер...
-
Кул-Шариф появилась в списке символов для новых банкнот
Мечеть появилась на карте символов девяти федеральных округов России, где уже отмечен Казанский Кремль
-
В Альметьевском районе стартует республиканская олимпиада юных геологов
Помимо ребят из Татарстана в ней примут участие команды из Казахстана и Крыма
-
Әтнәләр, 300 сумлык субсидия турында ишеттегезме?
Сыер асраучылар, дәүләтнең тагын бер ярдәме! Сыерыгызга прививка ясаткан өчен хөкүмәт 300 сум субсидия бирә. Бу акчаны алыр өчен ветлечебница белән төзегән килешү, акча түләгән квитанция, килешү төзегән кешенең паспорты һәм ИНН белән үзегез яшәгән җирлеккә барырга кирәк. Квитанциягезне югалтсагыз борчылмагыз, ветлечебницага барып кабат алырга мөмкин. Район буенча сыерларына прививка...
-
Татарстан сохранил место в рейтинге регионов с максимальной устойчивостью
К негативным событиям отнесено возбуждение уголовного дела в отношении Рамиля Ибрагимова и пожар на пороховом заводе в Казани. Однако, среди позитивных событий в рейтинге - намного больше пунктов.
-
Әтнәләр, иң шәпләр арасында безнеке дә бар!
Әтнәләр, "Иң шәп татарча җырлар" арасында безнең Фәрит Шиһапов башкаруындагы җыр да бар. Аның башкаруындагы "Ак күбәләк" җыры иң шәпләр арасында! Фәритебезнең иң оста гармунчы икәне безгә сер түгел инде. Ә менә җырлавын күпләр белми дә торгандыр әле. Уңышлар телик!
-
В Татарстане темпы строительства жилья выросли на семь процентов по сравнению с прошлым годом
С начала года в РТ введено в эксплуатацию более 1 млн 139 тыс. кв. м жилья, что составляет 107 процентов к соответствующему периоду прошлого года