11 август 2015 яңалыклары
-
Казан Сан-Паулуда 2019 елда WorldSkills Competition уздыру хокукын отты - "Әтнә таңы"
2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Казанда узачак. Бүген бу хакта WorldSkills Генераль Ассамблеясе утырышы йомгаклары буенча билгеле булды, утырыш Сан-Паулуда (Бразилия) узды. Россия Федерациясеннән 2019 елда һөнәр осталыгы буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыруда шәһәр-кандидат буларак Казанны тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм...
-
Әтнәгә Татарстанда савылган барлык сөтнең 3,7 проценты туры килә
11 августка район күмәк хуҗалыклары 127 тонна сөт саудылар. Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча бу көнне Әтнәдә бер баш сыердан уртача 18,8 килограмм сөт савылган. Республикада иң зур күрсәткеч бу. Барлык 43 районда уртача 14,7 килограмм сөт сауганнар. Авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына исәпләгәндә бездә 2,37 килограмм сөт савылды....
-
Әтнәдә кан басымыгызны үлчәтә аласыз
Матавыклы заман, иртән кәефегез әйбәт иде, кисәк кенә начарланып, күз алларыгыз караңгыланып киттеме? Кан басымын үлчәтергә кирәк. Тик кайда? Район үзәк больницасында. Беренче каттагы диспансеризация бүлмәсендә агымдагы елның йөрәк-кан тамырлары авыртулары белән көрәш елы икәнен истә тотып, моннан ун көн элек кан басымын даими тикшереп тору посты булдырылды. Теләгән һәркем...
-
Әтнә мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә
Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр калып килә. Олы Мәңгәр һәм Яңа Шашы мәктәпләрендә капиталь ремонт төгәлләнүгә таба бара. Шулай ук мәгариф бүлегендә дә яңа уку елына әзерлек башланып китте. Иртәгә математиклар- информатиклар, башлангыч укытучылары, технология укытучылары һәм рус телчеләре район мәктәпләрендә август конференциясенең секция утырышларында катнашачак.
-
Әтнәнең Күшәр авылында иҗади кичә узды
Атна башында Күшәрдә авылдашлары Рүзия Камаева иҗаты белән танышу йөзеннән кичә уздырдылар. Очрашуга "Тырысым тулы җиләк", "Күңел җырым дәва" исемле шигырь китаплары авторының беренче укытучысы Камилә Мөхәммәтҗанова да килгән иде. Кичәне алда торган сайлауларда актив катнашырга чакырып, авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Гарипова ачып җибәрде. "Бик күңелле булды, якташыбызның тормыш юлы,...
-
Әтнәдә күренекле шәхесләр
Күлле Киме урта мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким исемендәге музейга танылган татар композиторы Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская кайтып китте. Сара Садыйкова заманында якташ шагыйребезнең 25 шигырен көйгә салган. Кызы әнә шул җырлар язылган дискларны музейга бүләк буларак алып кайткан. "Элеккеге балерина, 90 яшен тутырган Әлфия ханым әнисенең музеен оештыру уе...
-
Хатынның гәүдәсен баудан алганнар - "Әтнә таңы"
Тукай районы Бәтке авылында фаҗига була. 32 яшьлек хатынның баудагы гәүдәсен иртәнге биштә табып алалар. Төнгә каршы ир белән хатын арасында тавыш чыга. Соңыннан ире тынычлап йокларга ята. Үзенә урын таба алмаган хатын соңгы юлга бара. Ике бала ятим кала: кечкенәсенә нибары 5 ай. Бу аяныч адымга барырга аны ни...
-
Әтнә районының элек һәм хәзерге вакыты фотоларда
Быел Әтнә районы оешуга 25 ел тула. Шул уңайдан районыбызның тарихына күз салырга теләп, "Әтнә - сөеп туймас җирем" дип исемләнгән сәхифә игълан иттек. Аның кысаларында районның элекке елларын, иске биналарны чагылдырырга булдык. бу юлы Олы Әтнә авылының элекке балалар бакчасын күрсәтергә булдык. Биредә тәрбияләнгән һәркем әлеге балалар бакчасын яхшы...
-
Әтнәләр концертка рәхим итегез
14 август көнне Габдулла Тукай исемендәге дәүләт драма театры бинасында Булат Нигъматуллин һәм Дилә Нигъматуллина концерты була. Башлана 19.00 дә. Керү ирекле. Концерт - тамашага рәхим итегез!