11 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнә күрсәткече плюстә! (фотолар белән)
Районның барлык хуҗалыклары да зачет исәбеннән саткан сөт күләмен сизелерлек арттырдылар.
-
Әтнәнең яшь дружиначалары рейд ясады
Олы Мәңгәр мәктәбенең "Йолдыз" Яшь инспекторлар дружинасы активы укучылар алдында "Фликерлар - тормыш иминлегенә бер адым" дигән исем астында яктыны кирекайтаргыч элементлар турында чыгыш ясадылар. Көн дәвамында сыйныфларга рейдлар ясап, укучыларның якты кирекайтаргыч элементларын тикшереп чыгып, булмаганнарга кисәтү ясадылар.
-
Әтнәдә өлкән укытучыларның күңеле булган
"Олы Мәңгәр төп мәктәбендә Өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме уңаеннан бик матур кичә оештырылды. Әлеге кичәгә без, өлкән укытучыларны да кунак итеп чакырдылар. " Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән чарада безнең каршыбызда укучылар чыгыш ясады, бәйрәм белән тәбрикләде. Соңыннан бар укытучылар бергәләп чәй табыны янында бәйрәмне дәвам...
-
Әтнә кызы бала чагын искә ала
Кайтаваз Бала чагыма кайттым "Әтнә таңы" газетасында басылган Фәридә Филатованың " Исемнәре Людмила" дигән язмасын укыганнан соң, кулыма каләм алырга уйладым. Шундый дулкынланып укыдым һәм 12 яшьлек кыз бала чагыма кайттым. 1966 ел. Аягым авыртып беренче мәртәбә хастаханәдә ятырга туры килде. Һәм менә 50 ел гомер узып та киткән. Бу...
-
Әтнәләр Гөлсинәне дә озатты
Бу хәсрәтне яшь тә юмый, Бу хәсрәт җанда кала. Газизләр китеп бара шул - Кайтмаска китеп бара. Чәчкәнең дә асылларын Кырау беренче ала. Исәннәрне зар елатып, Асыллар китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара. Кайгыларны кем үлчәгән, Упкыннарга тиң - яра, Дөньяларның нурын алып, Тиңсезләр китеп бара шул, Кайтмаска китеп бара....
-
Әтнәдә яңа операция башланды
"Юлларда 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр " Пешеходный переход" операциясе башланып китте. Әлеге операция кысаларында җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәве тикшереләчәк", - дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гәрәев. Шул ук вакытта узган атна барышында 4 җәяүле киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булмау, 10 машина йөртүче куркынычсызлык...
-
Әтнә галимен – Илдар Мәлик улын Казан олылады
Безнеке Илдар Мәлик улын Казан олылады Кичә, 10 октябрь көнне 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында танылган галим-педагог, журналист, язучы - безнең якташыбыз Илдар абый Низамовка 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Сүрия МИНГАТИНА Кичәдә күренекле язучылар, журналистлар, юбилярның якташлары белән беррәттән, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара конкурс лауреатлары -...
-
Әтнәләр өчен борчылып
Кадерле редакция! Сезгә Иске Шимбер авылында туып үсеп бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Нәфига Касыйм кызы яза. Үземнең моң - зарлы , борчулы уйларым белән Сезнең белән дә бүлешергә булдым. Безнең авыл тау битенә урнашкан. Тау астында тәмле, салкын сулы ике чишмәбез агып тора. Заманында чишмәнең өйнеке кебек түбәсе бар...
-
Әтнәләр Аллам сакласын
Башкортстанда яшь ярымлык бала өстенә кастрюль белән кайнар аш койган, ул үлгән. Җитди пешкән баланы хастаханәгә китергәннәр, әмма табиблар коткара алмаган. Кыйгы районында яшәүче 36 яшьлек анага карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә «Стерлеград» агентлыгы Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова хәбәренә...