11 ноябрь 2013 яңалыклары
-
456 кеше язылган
"Әтнә таңы" газетасына язылу дәвам итә. Бүгенге көндә газетабызга 543 кеше язылган: Олы Әтнә авыл җирлегендә - 103, Комыргуҗада - 69, Күәм дә - 57, Күлле-Кимедә - 114, Түбән Бәрәскәдә - 42, Түбән Көектә - 20. Моннан тыш, күчмә почта бүлекчәләрендә 51 кеше газетага язылып өлгергән. Соңармыйк, вакытында газетага язылыйк!...
-
Олы Мәңгәр сугышчысы табылган
Санкт-Петербург шәһәренең эзтабарлар отряды чираттагы эзләнүләр вакытында Олы Мәңгәр авылыннан булган сугышчы мәетен табалар. "Әлеге эзләүчеләр отряды Казанга хәбәр итеп, әлеге мәгълүматны безгә җиткерделәр. Бу 1910 елгы Мортазин Хәсән Мортаза улы. Әтнә хәрби комиссариатыннан Бөек Ватан сугышына киткән. Бүгенге көндә кызы Әлфия, 1933 елгы һәм Фәниясе 1936 елгы исәннәр. Алар...
-
Кышка әзерләнәбез
Кышкы чорга керәбез. Әлеге фотодан күргәнегезчә, күперләр дә кышка әзерләнә. Дөресрәге, суыклар башланганчы "Татавтодор" үз карамагындагы объектларны тагын бер кат карап, тикшереп чыга. Кирәк булса, төзәтә, матурлый. Әнә, Әтнә инеше аша салынган күпернең ян-ягын кабат юдыралар.
-
Ни арада узган бу гомер?!
Моннан бер ел элек, ветераннар оешмасы рәисе Фәизов Фәргать абыебыз Дусым клубында узачак ветераннар концертында катнашуымны үтенгәч, авып китә яздым. Вәт, хикмәт, әле кайчан гына аларны картаймаска өндәп, шигырь сөйләп йөри идем, ни арада узган бу гомер?! Ә менә безнең ветераннарыбыз һич тә яшьлек узганга аптырап утырмыйлар икән: ут уйнатып...
-
Юллар һәркемне борчый
Авылга кереп, аның урамнарыннан үтеп булмау турында соңгы вакытта күп языла. Әлеге проблеманы хәл итү юлларын бергәләп эзлик әле. "Әтнә таңы" газетасында Яңа Шашы һәм Иске Җогып авылы арасындагы юлның аяныч хәлдә булуы турында, сентябрь ае саннарының берсендә Гөлнара Корбанованың язмасы басылып чыккан иде. Ишетеп белүемчә, юлның бу өлеше салынып...