11 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Шәһәр халкы кышка әзерләнә
Башкалабызда авыл хуҗалыгы продуктлары ярминкәләре дәвам итә.
-
Балаларга хокукый ярдәм күрсәтеләчәк
20 ноябрь - Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Шушы уңайдан 20 ноябрь көнне 14.00 дән 16.00 гә кадәр Олы Әтнә мәктәбенең актлар залында дәүләт хакимиятенең башкарма , муниципаль идарә органнары, адвокат, нотариус бала хокукларын яклау буенча бушлай консультация уздырачаклар. Сорауларыгызны алдан 2-16-18 телефонына шалтыратып әйтә аласыз.
-
Әтнә полиция бүлеге кабат оештырылды
"Без һәрвакыт уяу булырга тиеш..." Агымдагы елның август аенда махсус боерык нигезендә, Эчке эшләр министрлыгының Әтнә полиция бүлеге яңача структуралаштырылып, кабаттан оешты.
-
Күңгәр укучылары бадминтонны яхшы уйныйлар
Профилактика айлыгы кысаларында тәрбия сәгатьләре, очрашулар уздырылды. Каникул вакытында әти-әниләр җыелышы уздырылды, барлык түгәрәкләр дә эшләде, укучылар олимпиадаларга, имтиханнарга әзерләнделәр, ярышларга бардылар. Бадминтон ярышында мәктәп командасы I урын алды. Бу көннәрдә «Гражданнар оборонасы» буенча өйрәнүләр бара. Тиздән уңыш бәйрәме уздырылачак. Болар хакында мәктәпнең директор урынбасары Гөлназ Сабирова хәбәр итте.
-
“Йөрәгемне балаларга бирәм”
Өстәмә белем бирү укытучылары арасында «Йөрәгемне балаларга бирәм» исемле республика конкурсы бара.
-
Әтнәдә ягулык бәяләре
Олы Әтнәдәге «Татнефтепродукт» автозаправка станциясендә ягулыкларны инде 10 көнләп яңа бәяләр белән алабыз. Күпчелек, бу әле соңгы чик түгел, дигән фикердә. Ул чакта нишләрбез, бүгенге бәяләр дә күзләрне камаштыра. «АИ-80»нең бер литры - 30.10, «АИ-92» - 32.60, «АИ-ЭК-92» - 33.20 һәм «АИ-95» 35.40 сум тора. Ә «ДТ» маркалы бер литр...