11 декабрь 2016 яңалыклары
-
Яңа фатир биргәннәр
Балтач районының "Хезмәт" газетасы менә ниләр яза. "Райондашыбыз Алсу белән Әтнә районының моңлы сандугачы Азат Фазлыев яңа фатирлы булган. Фазлыевлар гаиләсендәге яңалыклар белән даими кызыксынып торабыз. Уңышлары өчен ихластан сөенәбез. Шушы көннәрдә җырчы гаиләдән тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште. Фазлыевлар яңа фатирлы булган. Лачыннардай батырым, дип Азатын хөрмәтләп торган...
-
Бала ник компьютер каршында
Бүген иртәдән чалт иткән аяз, азрак салкынча булса да, җилсез көн үзенә дәште. Бик күпләр моннан файдаланып калырга тырышты да. Сүз уңаеннан мул карлы, мондый тыныч ял көне быел беренче тапкыр булды. Ниһаять, беренче чаңгы юллары да барлыкка килде. Мондый көнгә, замана таләбе дип көне-төне компьютер каршында утырырга мәҗбүр булган...
-
Кешене урлап, акча таләп итәләр
Кая барабыз без? Ник болай бу дөнья? "Әлмәт таңнары"ннан алган мәгълүматларга караганда, укучылар кеше урлап, акча таләп иткәннәр. Якынча мәгълүматларга караганда, өч егет корбаннарын К. Цеткин урамында очраталар. Машинага алып кереп, алар аны төне буе шунда тота. Тикшерүчеләр егетләрнең "Җенси көчләү" маддәсе буенча элек тә хөкем ителгән булуларын ачыклаган. 17...
-
РФ Дәүләт Думасы тонировкалы автомобиль хуҗаларын 5000 сумга кадәр штрафка тартырга тели - “Әтнә таңы”
Нәкъ шундый закон проекты әзерләнеп ята. Моны парламент комитеты яклап чыккан да инде. Бу тонировкалы тәрәзә техрегламентта каралганча булмаса гына. Тәкъдим итүләренчә, беренче юлы эләгүче 500-1500 сум, ә ел эчендә кабат тотылсаң, 5000 сум түләргә туры киләчәк.
-
Берьюлы 3 машина бәрелешкән
Алексеевскиның "Заря" газетасы биредә фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булу турында хәбәр итә. "Татар-информ" мәгълүматларына нигезләнгән мәкаләдә хатын-кыз машина-йөртүченең җитди зыян алу турында әйтелә. Алексеевск-Чистай юлында «Фольксваген гольф», бензовоз «Сканиа» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән. http://www.alekseyevsk.ru/the-news/item/7780.html
-
Янгында 5 кеше һәлак булган
Казан, 11 декабрь, "Татар-информ") Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр "Глонасс 112" системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын...
-
Күңел могҗизага ышана
Кыш бабайга күптән ышанмыйбыз. Без бит күптән олы кешеләр. Кыш бабайны көткән оныкларга Көнләшәләр безнең ишеләр. Ә шулай да яңа ел алдыннан Күңел могҗизага ышана. Сәгать уникедә өй алдына Килеп туктар кебек ак чана. Чал Кыш бабай төшәр кебек аннан, Сөйри-сөйри авыр капчыгын. Котлар кебек яңа еллар белән Һәм бушатыр...
-
СССР акчалары кыйбат тора
Интернет челтәрендә, социаль челтәрләрдә менә шундый мәгълүмат йөри. Кызык, дөресме икән бу?
-
Олы Әтнәдә су ник юк?
Кичә төштән соң Олы Әтнәдә "Чиста су" программасы буенча кертелгән су килүдән туктады. Рәхәткә тиз ияләнәсен аны, бик читен. Җитмәсә ял көннәре... Ник юк су? Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров: "Суны тиздән бирәчәкбез", дигән иде кичә үк. Тиз эшләргә уйлаганнар иде. Тик син уйлаганча гына буламы соң ул. - Үзәктә...
-
Олы Әтнәдә Мәүлид кичәсе узды
Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана көне (быел 2016 елда 12декабрьга туры килә). Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез...
-
Авылда хезмәт хакы зурмы
Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгында хезмәт хакының зур булмавы хакында сөйләде. - Кирәкмәгән чыгымнар һәм нәтиҗәдә керем бик аз, - дип авыл хуҗалыгы предприятиеләрен тәнкыйтьләде ул. "Авыл халкы хезмәте өчен яхшы акча алырга тиеш", - дип саный ул. Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Марат Әхмәтов шундый фикер белдерде....
-
Олы Әтнәләр Бөтенроссия квестында катнаштылар
Олы Әтнә мәктәбенең пилот мәктәбе "Мәскәү өчен сугыш" исемле 8нче Бөтенроссия квестында катнаштылар, дип хәбәр итәләр Укучылар йортыннан. Ул Бөек Ватан сугышы чорындагы иң зур хәрби операцияләрнең берсенә багышланган дию дөресрәк булыр. Хәрби-патриотик проектта 4 командада 10 сыйныфлар катнаша. Квест вакытында алар барысы да хәрби бәрелештә катнашучылар ролен үтәгәннәр. Биремнәрне...