12 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәлеләр, буран була, сак булыгыз
Чәршәмбе, пәнҗешәмбе көннәрне буран һәм -30 градустан 0 градускача "сикереш"ләр булу мөмкинлеген истә тотып, Татарстанның федераль трассасында юл оешмасының белгечләре һәм техникалары кизү торачак. Синоптиклар биргән мәгълүматларга караганда, төнлә юеш кар, урыны белән көчле, 22 м/с тизлеккә кадәр җитүче буран булыр дип көтелә. МЧСтан хәбәр итүләренчә, кар калынлыгы уртача 13...
-
Әтнәдә яшь пошига ау сезоны ябыла
Бөтен Татарстан буенча яшь поши һәм яшь кабан дуңгызларын аулау тыела. Моңарчы, яңа ел алдыннан өлкән пошиларны аулау тыелган иде. Шул сәбәпле, кулларында рөхсәт кәгазе булучылар 10 көн эчендә аларны алган урыннарына тапшырырга тиешләр. Шул ук вакытта 15 гыйнварга кадәр 1 яшькә кадәрге пошины һәм 29 февральгәчә 1 яшькәчә кабан...
-
Әтнәдә "2" еләр азрак
Мәгариф бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, 6 гыйнвар көнне район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучыларының математика фәненнән тапшырган ОГЭ нәтиҗәләре куанырлык түгел. Шунысы кызык, моннан алда ноябрь аенда тапшырган имтихан нәтиҗәләре дә начар иде. Барысы 137 укучының нибары дүртесе генә "5"лек белә. Ноябрь аенда да шулай ук иде. Шулай да "2"леләр элеккесеннән...
-
“Әтнә таңы” хәбәрчесе Таһир абый да китте
Гомер буе игелекле, миһербанлы, мөлаем... Шундый иде Күәм авылында гомер иткән хәбәрчебез Таһир Гаптерәхим улы Мөхәммәтшин. Җайлап сөйләшер, әйтәсен әйтер, берәүгә дә кычкырып дәшмәс... Таһир абыебыз да 77 яшендә тыныч кына, берәүне дә борчымыйча гына, күрәсен күреп, югалтасыларын югалтып, сабыр итеп, авылдашларына, оныкларына төпле киңәшләрен биреп, фатихасын калдырып мәңгелеккә күчте....
-
Әтнәләр грипптан сакланыгыз
Гриппның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын бездә аңлап та бетермиләр. Шуңа да карамастан, вируслы авырулар арасында ул иң җитдиләреннән берсе булып тора. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, грипп һәм ОРВИ белән Россиянең 20 % ка якын халкы чирли. Күпләр грипп белән гадәти салкын тидереп авыру арасында зур аерма күрми. Россиянең баш эпедимиологы Николай...
-
“Әтнә таңы”на Яңа Кенәрдән язалар
Кәсепләре - хәләл, күңелләре - яхшы "Әтнә таңы" газетасын Арча районында яшәсәк тә, без дә яратып укыйбыз. Быел укып кына калмыйча, мәкалә язарга да җөрьәт иттек. Сәбәбе дә бар, сокланырлык гаиләләр бик күп икән Әтнә районында, шуларның берсе- Нуриевлар гаиләсе. Ивановлар гаиләсе, Яңа кенәр авылы Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г. в. бер...
-
Әтнәдә кояшлы салкын һава
12 гыйнвар көнне Әтнәдә салкын һава сакланачак, синоптиклар әйтүе буенча , явым-төшемсез булачак. Көндез 22 градус, төнлә 23 градус суык көтелә. Чыганак: https://pogoda.yandex.ru/kukmor
-
Әтнә өлеше һаман арта
11 гыйнварга Татарстан буенча 2976,2 тонна тулаем сөт савылды. Узган елгыдан - 160, ай башыннан - 2,8 һәм алдагы көннән 3,8 тоннага артык. Биредә Әтнә өлеше сизелерлек күп һәм ул һаман арта бара. Монысы район җитәкчелегенең бу юнәлештә уңышлы эшләве белән бәйле. Әледән-әле тәрбия шартлары, терлек азыгы, торактагы микроклимат белән...
-
Әтнәнең Алсуы клип төшерә
Татар эстрадасының танылган җырчысы Алсу Хәбибуллина бу арада клип төшерү белән мәшгуль. Яңа клипның нечкәлекләре һәм гаиләсендәге яңалыклары турында җырчының үзеннән сораштык. - Алсу, "Яраларга кагылмаска иде" җыры, аның клибы уңышлы һәм популяр булды. Яңа клибың да халык күңелен яулый алыр микән? Нинди җырга төшерелә ул? - "Сагынырсың әле еллар...