12 февраль 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең “Таң”ында җәйдән үк әзерләнгәннәр
Ерак калмый инде язга да… "Таң" хуҗалыгының Яңа Шашыдагы гараж мөдире Рәдиф Корбанов белән булган әңгәмәбез нәкъ менә шул хакта - язгы кыр эшләре якынлашу турында барды.
-
Әтнәдә - Рафаэль Сальмушев
Авылыбызның яңа ачылган затлы, зәвык белән эшләнгән мәдәният йорты сәхнәсендә моңарчы матбугатта басылып килгән эчтәлекле мәкаләләре, телевизор экраннарыннан еш чыгыш ясый торган аксакалны - "Сугыш чоры балалары" күмәк җыентыгын төзүче мөхәррир, проект авторы ТР Милли музей филиалы Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей- мемориалында теркәлгән ветераннар оешмасы рәисен мәгарифтән мәдәнияткә күчкән...
-
Әтнәдән Радик Сираҗиев юллама белән бүләкләнгән
» Шәһри Казан» газетасы үткәргән бәйгедә Әтнәдән Радик Сираҗиев та катнашкан һәм бүләккә лаек булган. Радик гаиләсен «Ливадия» шифаханәсенә ун көнгә ике кешелек юллама отуы белән котлыйбыз!
-
Әтнәдә томан көтелә
Бүген Татарстанда төнлә һәм көндез урыны белән томан һәм күз күреме 500 метр һәм аннан да кимрәк булуы көтелә. Һава торышы аязучан болытлы. Көндез урыны белән кар, юеш кар явуы көтелә. Аерым районнарда бозлавык, томан, буран. Төнлә 4-9 градус салкын, көндез +1, -4 градус. Юлларда бозлавык.
-
Әтнә көрәшчеләре бәйгегә бара
Татарстанның иң көчле көрәшчеләре Биектауга җыела. 13-14 февраль көннәрендә биредә «Ватаным Татарстан» газетасы призларына герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә традицион турнир уза. Мондый бәйге республикабызда инде 52 нче тапкыр үткәрелә. Әлеге бәйгедә Әтнә көрәшчеләре дә катнашачак. 10 үлчәү категориясендә узачак көрәш бәйгесенә Әтнәдән 10 кешелек команда китте. Уңышлар егетләргә!