12 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең ятим калган урамы
Ятим калган урам башлары Ударник урамының 30 метр башы, Ферма урамының 40 метр башы, аталары сугыштан кайтмаган аталарын көткән ятим балалар күк, үз урамнары белән кушылу өчен көтеп яталар. Шуннан чишмәгә суга баралар. Техникумга укырга балалар бара, шулай ук укытучылар да… Әтнәнең бөтен урамнарын асфальт юллы иткән өчен авыл халкы...
-
Әтнәләрдән киңәш
Белеп торыгыз! Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара. Әгәр яралансагыз бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз.Ярагыз күз алдында төзәлер. Чуан чыкканда пешкән алманы икегә бүлегез дә шикәр...
-
Әтнә халкына да кагыла
Авыл кешесен ниләр көтә? "Бердәмлек" газетасында Эльмира Шәвәлиеваның "Авыл халкы яклауга мохтаҗ" дип аталган язмасын укыгач, бераз уйланып йөрдем дә үз фикерем белән уртаклашырга булдым. Авыл халкы гомер-гомергә гел төрле үзгә¬решләр кичереп яши. Революциядән соң бичара авыл кешесенең гомер буе ата-бабаларыннан мирас буларак күчеп килгән җир кишәрлекләре таланып алынган, хәлле¬рәкләре...
-
Әтнәдә Укытучылар бәйрәмен зурлап уздырдылар
Бәйрәмне бүген генә уздыруның сәбәбе җитди - уку процессына зыян китермичә, җай килүгә бәйле рәвештә Габдулла Тукай исемендәге театр бинасында җыелдылар алар. Бәйрәм белән район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлшат Закирова котлаганнан соң, дәресләр үткәрү формасында әзерләнгән төп өлеше булды. Шунысы игътибарга лаек, төрле чараларда бер...
-
Әтнәләрдән әби галошына мәдхия
Әби галошы. Картайган саен хәтердә балалык еллары яңара,безнең балачак авыр булса да төшләргә кереп йөдәтә,уйландыра.Бигрәк тә мәктәп еллары сагындыра.Аякта әни Әтнә базарыннан алып кайткан чабата.Мәктәпкә,киеп-салырга җайлырак дип,юкә башмак киеп барабыз.Яз,көз пычракларында аяклар юешләнмәсен өчен,күтәрмәле башмак киябез.Класста мич артына тәртип белән төзеп куелган 20-25 пар башмак эле дә күз алдыннан китми....
-
Әтнәдә яңа техник регламент көченә керде
Азык-төлек продукцияләре җитештерүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар игътибарына. Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1-нче июленнән Таможня берләшмәсенең "Азык-төлек продукцияләреның куркынычсызлыгы турында"гы Техник регламенты көченә керде (ТР ТС 021/2011). Әлеге Техник регламентның 10-нчы маддәсе нигезендә, азык-төлек продукцияләре җитештерү белән шөгелләнүче юридик затлар, эшмәкәрләр һәм гражданнар җитештерү процессын ХАССП таләпләренә буйсынып башкарырга...
-
Әтнәдә спорт мәйданчыкларын тикшерделәр
Узган атнада Президент программалары нигезендә, "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан гамәлгә баскан спорт мәйданчыклары халәтен тикшерделәр. Комиссия бик мәртәбәле - составында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Министрлар Кабинетыннан Виктор Лямзин, төрле министрлык һәм "Бердәм Россия" партиясе белгечләре килде. Ольга Павлова - легендар шәхес, җиңел атлетика остасы, данлыклы динамовчы, парламентта...
-
Әтнәдә өлкән буынга аерым хөрмәт
Рәхмәтләрнең Сезгә олысы... Октябрь аеның кызыклы бер үзенчәлеге бар. Хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез бәйрәменә кешелек дөньясында иң күркәм һөнәрләрнең берсе булган укытучыларыбыз көне ялганып китә. Менә шушы ике бәйрәм уңаеннан Олы Әтнә урта мәктәбендә лаеклы ялда булган өлкән буын укытучыларның күңелләрен күреп, бик матур очрашу кичәсе оештырылды. Кайчандыр иңне-иңгә куеп...
-
Әтнә укучылары каникулга китә
Мәктәпләрдә көзге каникуллар башланырга да күп вакыт калмады. Республикада , шулай булгач безнең мәктәпләрдә дә укучылар 2 ноябрьдән каникулга туктаячак. Ул бер атна дәвам итәчәк . Каникулдан соң укулар 9 ноябрьдә башланыр дип көтелә.