12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләрнең яраткан ике җырчысы кабат дуслашкан
Радик Юльякшин инстаграмдагы челтәренә Гүзәлия белән төшкән фотосын элгән. Радик Юльякшин белән Гүзәлия арасындагы гауга күпләрне борчуга салган иде. Шушы көннәрдә генә Радик инстаграмга Гүзәлия белән фото элгән. Сурәт астына «күрештек, аңлаштык һәм без бер - беребезгә кирәк дигән фикергә килдек. Сезне яңа һәм кызыклы иҗат җимешләребез белән куандырып торачакбыз»,...
-
Әтнә ЮХИДИ бүлеге яңа машиналы булды
Әтнәдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа машина кайтачагы турында күптән язган идек инде. Һәм менә ай башында яңа хәбәр килеп иреште. ЮХИДИ бүлегенә яңа "Лада Приора" машинасы кайтты. Юл кагыйдәләрен бозучылар белән көрәшүче тынгысыз хезмәткәрләр өчен без дә куандык. Рәсемдә, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре Рамил Гәрәевны вак юл һәлакәте китереп чыгаручыларга протокол төзегән...
-
Әтнәдә дә яңа үзгәрешләр кертелде
Сорау - җавап Балалар өчен пособие түләүгә үзгәрешләр кертелде дип ишеткән идем. Шул яңалыклар белән газета битләрендә таныштырып китә алмассызмы? Гөлфирә, Олы Әтнә авылы Дөрестән дә, Татарстан республикасы министрлар кабинеты тарафыннан 2016 елның 10 сентябрендә кабул ителгән 625 номерлы карары нигезендә балага айлык пособие билгеләгәндә гаиләнең җан башына туры килә...
-
Әтнәдә заманча савым залы булган тагын бер торак төзелә
терлекчелек "Күшәр" хуҗалыгының Ташчишмә фермасы нинди үзгәрешләр белән яши - ферма белгечләре белән шул хакта сөйләштек.
-
Әтнәләр ишеттегезме
Казанда кайнар эздән 11 яшьлек укучы кыз баланы көчләүдә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Җинаять "Жилплощадка" микрорайонындагы Химиклар урамында кылынган, дип яза "Вечерняя Казань". Ир-ат кызны артыннан күзәтеп барган, фатирына кадәр ияреп килгән һәм кыз ишекне ачкан вакытта фатирга бәреп кергән. Өйдә кеше булмаудан файдаланып, әлеге адәм кызны мәсхәрә иткән. Җинаятьчене бүген...
-
Әтнәләр Кенәрдән хат алды
Рәхмәт хаты 2016 елның 2 октябрендә Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенә бәрәңге, башка төр яшелчәләр һәм 2400 сум күләмендә акча китерелде. Яңа Кенәр интернат мәктәбендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар укый. Бишенче ел рәттән шундый зур ярдәм күрсәткәннәре өчен, Иске Өҗем, Мокшы һәм Ташчишмә...
-
Әтнәнең булачак спорт осталары (фотолар)
Нәкъ менә шулай дип уйлап карагыз бу рәсемнәрне. Олы Әтнәнең "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр тәрбияче апалары белән "Ашыт" спорткомплексына сәяхәт ясадылар. - Спорт бинасының һәр бүлмәсенә керделәр, спорт инвентарьларын тотып-тотып карадылар, шахматын уйнадылар, тренажерлар белән бик кызыксындылар. Зөлфия белән Альбина апаларын тыңлаганда да күзләре уйнап кына торды, - диләр "Ашыт"...
-
Әтнәдә кар явачак
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген, 12 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада урыны белән яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төньяктан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Татарстанда һава температурасы төнлә - 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын, көндез исә 2-7 градус җылы. Казанда...
-
Әтнә сабыйларын тыңласаң...
Олы Мәңгәр балалар бакчасына төрле елларда йөргән нәниләр тарафыннан әйтелгән мәзәк сүзләрне тәрбияче Гүзәл Гарифҗанова язып алган. Бакчада "Ана теле" шөгыле бара. Тәрбияче балалардан : " Көзнең нинди билгеләре бар?Көз икәнен каян беләсез?- дип сорый. Балалар кечкенә, тартыналар. Тәрбияче үзе артыннан кабатлата башлый. Чират Альфирга (3яшь)җитә. Ул сорауга:" Алла бабай...