13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Әтнәдә дә буран котыра, сак булыгыз
Бүген Татарстанда, шулай ук Әтнәдә дә буран котыра. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы исә халыкны игътибарлы булырга чакыра. Хәзерге вакытта алар республикадагы һава торышы белән бәйле вәзгыятьне җитди контрольгә алды инде... Кызганыч, 2016 ел башы шактый фаҗигале вакыйгалары белән истә калды. 2 гыйнвар көнне Оренбур-Орск арасында килеп туган гадәттән тыш...
-
Әтнәләр эремчекле шарчыклар пешерә
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйбыз. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы...
-
Шәмәрдән радиотелевизион үзәгенә 20 ел
Бүгенге яшәвебезне "зәңгәр экран"нардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны трансляцияләүнең нинди юллары гына юк. Спутник тәлинкәләре, "Летай" абонентлары, инде алары булмаган гаиләләрдә дә гап-гади приставкалы телевизордан түләүсез цифрлы 20 канал карый алу мөмкинлеге бар хәзер. 2015 елның 1 октябреннән генә икенче мультиплекс составындагы "Пятница" каналын да трансляцияләү башланды....
-
Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады– "Әтнә таңы”
13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлауларын җиткерде. Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм полиграфия хезмәтчәннәре! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.1703 елның 13 гыйнварында Россиядә "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күрә. Бу көн...
-
Бүген әтнәләр Рәсәй матбугаты көнен билгели
13 гыйнвар - Рәсәй матбугаты көне. 1703 елда Мәскәүдә Петр Беренче нигезсалган "Ведомости" беренче урыс газетасының беренче саны чыккан көн. Әлеге бәйрәм 1992 елдан билгеләп үтелә. Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, ветераннар! Газетабызның хәбәрчеләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез - Россия матбугаты көне белән котлыйбыз. Үзегез таза сау, каләмегез...
-
Әтнәдә “Маймылның маймылы”на бүләк тапшырдылар
2015 нче елның Кыш Бабайлар парадында чыгыш ясаган Маймылны күрсәткән идек инде сезгә. Чат иткән маймыл иде ул. "Кем соң бу?" дип бик күп кеше аптыраган иде. Соңрак аның Ары мәдәният йорты җитәкчесе Райлә Кадимова икәнен белдек. Менә шул чын маймылга бик тә охшаганы өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре "Маймылның...
-
Әтнә районында рейдлар уза
Соңгы көннәрдә республикабызны тетрәндергән янгын очраклары турында ишетми калмагансыздыр. Аяныч нәтиҗәләргә китерүче мондый фаҗигаләрне булдырмау максатыннан Эчке эшләр бүлеге, МЧС, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә төзелгән комиссия авыр хәлле гаиләләрнең торак- яшәү шартларын тикшерү рейдлары үткәрә. "Шулай ук авыл җирлекләрендә кичке 18.00 дән 22.00гә кадәр участок инспекторлары, җирле үзидарә...