13 май 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә бәрәңгенең нинди сортларын сайлыйлар
Утырту өчен нинди сортлар сайлыйбыз? Бәрәңге - бик кыймәтле, кирәкле культура. Без аны бик яратып үстерәбез. Беренчедән, ул бик тәмле, аннан 200 төрле ризык әзерләп була. Икенчедән, ул файдалы витаминнарга бай ризык . Сез нинди сортлар утыртырга уйлыйсыз? Без бик күп сортлар өйрәндек. Сортлар өлгерү сроклары, корткычларга һәм авыруларга чыдамлыклары,...
-
“Мәгариф” журналында – Әтнә мәгариф бүлеге җитәкчесе – “Әтнә таңы”
Милләтебезнең киләчәге - авыл мәктәпләрендә Мәгариф системасын оптимальләштерүнең ахыргы максаты итеп белем бирүнең сыйфатын күтәрү билгеләнә. Безнең Әтнә районы территория буенча да, балалар саны буенча да республикада иң кечкенәләрдән. Шулай да бер үзенчәлегебез бар: без - саф татар районы, барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларында белем һәм тәрбия татар телендә бирелә....
-
Әтнәдә кечкенә авыллардан башлыйлар
Шәхси секторда малларга «Сибирка» һәм «Эмкар»га укол кадауны тәмамладылар. «Бүгеннән шәхси хуҗалык терлекләреннән лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен кан алырга чыгабыз», - дип хәбәр итте ветстанция җитәкчесе Айрат Ибраһимов. Башта кечерәк авылларга чыгып, терлектән кан алуны һәркемнең өенә барып башкарырга планлаштыралар.
-
Әтнәнең Җогып авылында мемориаль такта ачылган
Җогыпта да бәйрәм чаралары үткән "Иске Җогып авылында бәйрәм көннәрендә мемориаль такта ачылды. Әлеге чарага без алдан ук ныклап әзерләндек. Бәйрәм барышында әле яңа гына басылып чыккан "Яралы балачак" китабыннан өзекләр укыдык. Өлкәннәр дә, килгән кунаклар да бик җылы кабул итте ул чыгышларны. Гомумән, әлеге китапны чыгаруга ярдәме кергән һәркем...