13 июль 2015 яңалыклары
-
Әтнәдә самолет очырдылар
"Таттелеком"ның Әтнә элемтә үзәге "Дворик" акциясе уздырды. Максатлары -халык белән очрашып, элемтә өлкәсендәге яңалыклар белән таныштырып, шуларны куллануга өндәү. Акция барышын Казаннан килгән өлкән белгечләре Богдан Костянов та күзәтте. - Әледән-әле шундый акцияләр уздырып торабыз. Аның Әтнәдә дә үткәрелүе безнең өчен бик куанычлы, - ди ул. Районның элемтә үзәге җитәкчесе...
-
Әтнәдә участок ветеринария пункты ачылды
Президент программасы нигезендә Комыргуҗа авылында да участок ветеринария пункты ачылды. Әлеге пункт "Шахтер" хуҗалыгы составына керүче авылларга хезмәт итәчәк. Тантананы авыл җирлеге җитәкчесе Әхтәм Зиннәтуллин ачты. Нигезенең изге булуын теләп, җирле мулла Коръән укып багышлады. Ветстанция җитәкчесе Айрат Ибраһимов төзелешкә көче керүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткерде. Саба территориаль бүлеге инспекторы Илгизәр...
-
Әтнәдә Ураза Гаете иртәнге 7дә уза
Имам-мөхтәсиб Наил хәзрәт райондашларны Ураза Гаете белән котлап, Олы Әтнәдәге үзәк мәчеткә килергә чакырды. Гает - җомга, 17 июль көнне уза. - Иртәнге намаз үз вакытында, Гает намазы иртәнге 7.00 дә үткәрелә. Шулай да 05.30да ук килеп, вәгазьләнеп, Коръән уку күркәм гамәл булыр", - ди хәзрәт.
-
Әтнәле "права"сыз, исерек хәлдә һәм чит кеше машинасы белән авария ясый
ЮХИДИдән алган хәбәрләргә караганда, 9 июль көнне бер райондаш юл-транспорт һәлакәте ясый. Бер караганда, ис китәрлек яңалык түгел. Тик әлеге райондашның танышының машинасын рөхсәтсез алып чыгып китүен, өстәвенә "права"сыз һәм исерек хәлдә булуын искә алсак, бик кызганыч, үкенечле хәл бу. Хәзер аны 10 тәүлеккә иректән мәхрүм иттеләр. Рөхсәтсез машина алып...
-
Ике Әтнә егете истән чыкмый
Ике Әтнә егете истән чыкмый Ярты ел буе күңелебездә йөрткән йөрәк хисләребезне, уй-кичерешләребезне сезнең газета аша ияләренә җиткерәсебез килә. Мин дә, ирем дә - без инде карт кешеләр, икебез дә пенсиядә. Быелның 14 гыйнварында Әтнә районында авариягә очрадык. Бик буранлы көн иде, таныш юл да булмагач, иремнең игътибары җитеп бетмәгәндер...
-
Әтнәдә һава торышы элеккечә
Татарстан синоптиклары хәбәренә караганда, республикада бүген дә аязучан болытлы һава көтелә. Аерым районнарда көчле яңгыр яварга мөмкин. Ә кайберләрендә күк күкрәүләр, боз явуы бар. Җил көньяк-көнбатыштан, көчле, вакыты белән секундына 19-24 метр тизлектә. Төнлә исә - 10-15 градус, көндез 15-20 градус җылылык көтелә.