13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Әтнәләр, Казан бишенче урында
Казан бишенче урында Үзәк банк чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда урын алырга мөмкин булган символларга тавыш бирү дәвам итә. Твоя-Россия.рф сайтында алып барыла торган тавыш бирүдә Казан символлары әлегә бишенче урында бара. Татарстан башкаласына 68 419 кеше тавыш бирергә өлгергән. Әлеге сәгатьләргә лидер - Волгоград. Аның символлары өчен...
-
Әтнәләр, көзнең дә бар үз хәтәре
Яңгырлар еш ява: юл кырыйлары, пычрак, тайгакка әйләнде. "Шуңа күрә җыелган сулыклар, су буйлары һәм каналлар янныннан үткәндә бик сак булырга кирәк. Өлкәннәр мәктәпкә чыгып киткән балаларны гел контрольдә тотсыннар иде", - дип хәбәр иттеләр 108нче янгын сүндерү бүлегеннән. Тагын бер хәтәр - гөмбәчеләр белән бәйле. "Аеруча урманга якын яшәүчеләр...
-
Әтнә - дүртенче
Татарстанда 13 сентябрьгә сауган 3285,9 тонна сөтнең 150 тоннасы Әтнә өлеше. Бу республикадагы барлык тулай савымның 4 % тирәсе. Көнлек тулай савымы белән Әтнә районы республикада дүртенче урынга урнашты. Өстәвенә узган елга да, ай башына карата да сөт арта бара. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, бу көнгә бер...
-
Әтнәдә зәб тәмамланып килә
Әтнәдә ул 23 мең 400 гектар мәйданда, тиешленең 92 процентында башкарылды. Соңгы ике көндә генә дә 1,2 мең гектарда эшләнде. Шунысы да бик мөһим - 22 мең 600 гектарда җир тирән итеп эшкәртелде. Татарстан буенча зәб сукасы тиешлегә карата 59 % тәшкил итә.
-
Әтнәдә берәү велосипедка бәрелеп вафат булган
Узган шимбәдә кичке якта Күнгәр авылында фаҗигале хәл килеп чыга. Велосипедта баручы юлдан барган өлкән яшьтәге ир-атка килеп бәрелә. Бәрелүче шунда ук җан тәслим кыла. "Бүгенге көндә Биектау тикшерү комитеты тарафыннан үлемгә китергән сәбапләрне ачыклау буенча эш алып барыла",- дип хәбәр итте безгә Әтнә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев.
-
"Әтнә таңы"н укучылардан желе рецепты
"Алма желесы" Олы Мәңгәрдән Роза Хисматуллина редакция хезмәткәрләренә күчтәнәч итеп алмадан ясалган желе биреп җибәргән иде. Авыз итеп карагач, барыбыз да "бик тәмле"дигән фикергә килдек. Рецептын хуҗабикә безнең белән дә уртаклашты. Аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. 1 чиләк ( 7 килограмм тирәсе) алманы турап, 2 литр су салып пешерәбез. Пешеп...
-
Әтнәле балачак гает коймагының тәмен әле дә хәтерли
Бәйрәм итеп гаилә белән гает коймагы ашап утырабыз. Гадәти көннәрдә еш пешерелсә дә, бүгенгесе ничектер тәмлершк, ләззәтлерәк тоела. Күңелдә бәйрәм, аңлатып булмый торган күтәренкелек. Хәтердә үткән еллар яңара. Без, ризык муллыгын күрмәгән балалар, гает көнне иртәрәк уянабыз, юрган астыннан башны чыгарып, әнинең дөрләп янган ипи миче каршында коймак пешерүен күзәтәбез....
-
Әтнәледән - улы истәлегенә багышлана
14 сентябрьдә кадерле улым Сираҗиев Русланның Әтнә-Бәрәскә арасында фаҗигале рәвештә һәлак булуына 1 ел була.
-
Әтнә өлкәннәре колагына
Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәрвакытта да бәлагә тарыганнарга ярдәмгә килә. Әмма хокук бозуларга каршы көрәштә иң яхшысы - Сезнең хокукый яктан белемле һәм уяу булуыгыз. Елдан ел мошенниклар акча юнәтүнең төрле юлларын эзләп табып кына торалар. Шуңа да түбәндәге күрсәтмәләрне исегездә тотыгыз: - Әгәр көтелмәгән отыш турында SMS хәбәр алсагыз,...
-
Әтнәдә һава торышы
ПОГОДА MaiL.Ru бүген дә, алдагы көннәрдә дә яңгырлар вәгъдә итә. Көндезге температура 10-13 градус җылыдан артмый. Төнгесе дә +9 тирәсе генә булачак, ә алдагы көннәрдә +6га ук кала. Дөрес, ара-тирә болыт арасыннан кояш та елмаер диләр.