13 октябрь 2015 яңалыклары
-
Әтнәнең күп балалы әниләренә кагыла
Дәүләт Думасына күпбалалы әниләр лаеклы ялга вакытыннан алда китү турында закон проекты тәкъдим ителде. Анда, әгәр әни кеше өч бала табып үстерсә, һәм ул яшәгән регионда халык табигый кимүе күзәтелсә, ул 47 яшендә лаеклы ялга китәргә мөмкин. Табигый үсеш күзәтелсә, 53 яшьтән лаеклы ялга китү мөмкинлеге күздә тотыла, дип яза...
-
Әтнә театрын Казан тамашачысы алкышлады
Туфан аганың юбилеена багышланган декадада Әтнә театры артистлары Камал театрында "Ай булмаса йолдыз бар" спектаклен куйдылар. Һәрвакыттагыча артистларыбызны тамашачы кат-кат алкышлады! Гөлсу Төхватуллина социаль челтәрдә: - Премьера белән Сезне,Яраткан Әтнә театры!!!)) Бииииик матууур спектакль!!) Елаттыгыз рәхәтләнеп(( Яңадан-яңа уңышлар Сезгә! Залларыгыз тулы булсын!!))) - дип язды. Бу бер фикер генә түгел,...
-
Әтнә халкы актив рәвештә тотылган автомобильләр сатып ала башлаган
Сентябрь аенда автомобильләр базары рекорд куйган. Бу айда Россиядә 460 мең тотылган автомобиль сатылган, бу агымдагы елда иң зур күрсәткеч. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, узган айда әтнәлеләр дә тотылган чит ил машиналарын бик теләп сатып алганнар. Сәбәбе нидә дисезме? Быел яңа автога уртача бәя 24 процентка арткан. Ә тотылганнарга 10-15...
-
Әтнәнең Күәм укучылары – беренче
Күәм урта мәктәбеннән бер төркем укучылары мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айсылу Гыйззәтова җитәкчелегендә "ТНВ" каналының "Тамчы шоу" тапшыруында катнашып кайттылар. 8 сыйныф укучылары Альбина Хәкимҗанова, Зөһрә Газизова, 7 сыйныфтан Назгөл Мортазинадан торган команда Чүпрәле районы Иске Шәйморза урта мәктәбеннән килгән укучылар белән көч сынашты һәм беренчелекне яулады. Афәрин,...
-
Әтнәнең "Яңа буын"ына күпләр сокланды
Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумының "Яңа буын" агитбригадасы республика күләмендә уздырылган "Свежий ветер - 2015" фестивалендә катнашты. Максаты - ассоциаль күренешләрне профилактикалау. Безнең техникум коллективы III урынга лаек булды. Җитәкчеләре - Резеда Гарипова, Әхәт Шакиров.
-
Әтнәдә юеш кар һәм яңгыр көтелә
Татарстанда бүген көндезге температура 3 -6 градус җылы булачак. Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, республика буенча юеш кар, яңгыр үтәчәк. Җил төньяк көнбатыштан. Иртәнге якта аерым юл участокларында бозлавык.
-
Әтнәләрдә бәйрәм салаты
Яңа ел якынлашканнан якынлаша. Киләсе 2016 елның хуҗасы маймыл икәнен беләсездер инде. Күп кенә хуҗабикәләр бәйрәм өстәленә ел хуҗасы белән бәйле салатлар, төрле ашамлыклар куярга ярата. Без сезгә тәкдим иткән " Маймыл" салаты да күпләрегезнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз. Ә сез бәйрәм өстәленә ниләр куячаксыз. Языгыз, хәбәр итегез. Аларның...
-
Әтнәдә бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы кими
Россия хөкүмәте 2016 елда төбәкләрдә эш хакын исәпләү кагыйдәләрен үзгәртү хисабына педагогик, медицина һәм социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакларына ассигнованиене тулаем 34,2 миллиард сумга киметергә җыена. Бу хакта РБК хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, бюджет карамагындагыларның хезмәт хакларын күтәрү турындагы май указлары формаль яктан бозылмаячак. Федераль учреждениедәге педагогия хезмәткәрләренең эш хакына бюджет...