13 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Автобус тайган... һәм түнгән
Хәтерлисездер, бозлы яңгыр аркасында бездә мәктәп автобуслары юлга чыкмады. Бар җирдә дә алай булмаган күрәсең.
-
Әтнә - алдынгылар рәтендә
Татарстанның Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә 10 айда терлекчелектәге төп күрсәткечләр буенча киңәшмә узды. Биредә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Үз чыгышында Татарстанда сөтнең 1020 мең тонна, узган елга карата 103 % җитештерелүен билгеләде. Шулай ук соңгы 3 елда тулай савымның 138 мең тоннага...
-
Машина йортка кергән... - "Әтнә таңы"
Бер танышым сөйләгән иде: өйдә тыныч кына өстәл артында ашап утырабыз, шулай. Кинәт өйнең каршы як почмагыннан бер автомобиль кереп килде, кабарга дип күтәргән ипи сыныгы кулдан төшеп китте, дип көлдергән иде. "KZN.Live" мәгълүматларына караганда, Мамадышта да шуңа охшаш хәл килеп чыккан. "НИССАН" машинасы руленә исерек хәлдәге яшь егет менеп...
-
Әтнә пенсионерларына бирелергә тиешле 5000 сум буенча Закон кабул ителде
РФ Дәүләт Думасы пенсионерларга бер тапкыр бирелүче 5000 сум буенча Законны өченче укылышта кабул итте. Инде алдан хәбәр ителгәнчә, аны 2017 елның гыйнварында алып булачак. Ниндидер чикләүләр юк, бары тик 31 декабрьгә кадәр рәсми пенсионер булуың һәм бер тапкыр булса да алуың кирәк. Бу хакта, аны алу тәртибе турында өстәмә...
-
Әтнәдә АЙ зурая
Иртәгә иртән йокыдан торып чыгуга күк йөзенә карарга онытмагыз. Айны галәмәт тә зур форматта күрә алачаксыз дип ышандыралар. Дөреслектә дә, 1948 елдан соң беренче тапкыр ай җиргә шулай якын килә икән. Кич белән дә зур АЙ күзәтергә мөмкин булачак икән. Карап карыйк...
-
Яңа Зеландиядә көчле җир тетрәгән - "Әтнә таңы"
INTERFAX.RU мәгълүматларына караганда, Яңа Зеландиядә көчле җир тетрәү теркәлгән. Көньяк утрауда ул 7.8 магнитудага җиткән. Нәтиҗәдә коры җиргә цунаминың беренче дулкыны якынлаша. Бу куркыныч көньяк һәм төньяк утрауларның яр буенда яшәүчеләренә яный. Шунысы да бар, алдарак көньяк утрауның Кайкура торак пункты янында су 2,5 метрга кимегән. Бу исә, цунами килүен...
-
Әтнәләр: монысы – безнеңчә!
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 12 ноябрьгә биргән оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, Әтнә районы кабат исемлекнең башында.
-
Әтнәләр, Хәтер почмагы...
Редакциягә хат килде Әтнәләр, Хәтер почмагы... Минем әтием, сез, якташларым, яхшы белгән татар язучысы, җәмәгатьчелеккә билгеле журналист - Радик Хәбибрахман улы Фәизов. Светлана ФӘИЗОВА( АНИСИМОВА) Ул Әтнә районының Дусым авылында туа. Кечкенәдән туган авылының табигатен, кешеләрен яратып, алар белән аралашып үсә ул. Авыл халкының шатлыклары, кайгылары да әтигә чит булмаган,...
-
Әтнәдә агуланучылар юк
Агымдагы елның 9 аенда барысы 593 татарстанлы спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә агуланган. Сыйфатсыз алкогольдән, башлыча, 18 яшьтән өлкәннәр зыян күргән. Кызганыч, 15-17 яшьлекләр арасында да бар андыйлар. Ә барлык зыян күрүчеләрнең 4 проценты 14 яшькә кадәрге балалар. Шунысы куандыра, безнең районда кеше үлеменә китергән агулану очраклары теркәлмәгән.
-
Әтнә эшмәкәрләре өчен “Бизнес-класс”
Татарстанда эшмәкәрлекне яклау максатыннан "Бизнес-класс" проекты эшли. Бу проект дәүләт ярдәме белән башкарыла. Проект эшмәкәрлекнең башлангыч этабында үз эшен булдыручыларга ярдәм итүне күздә тота. Шунысы җайлы - эшмәкәр үзенә кирәкле белемне өйдән чыкмыйча гына ала. Безнең районнан барысы 34 эшмәкәр катнашты әлеге проектта. - Проектта өйрәнгәннәрне тормышта куллану киләчәктә район...
-
Әтнәдә учеттагыларны тикшерәләр
"Изгелек" социаль үзәгеннән алган хәбәрләргә караганда, ноябрьнең беренче декадасында әлеге оешма хезмәткәрләре авыл җирлеге, КДН, ПДН һәм янгын куркынычсызлыгы вәкилләре белән берлектә учетта торган гаиләләрдә булганнар. Ә андыйлар барысы 7 гаилә, 10 бала. Әйтүләренчә, артык зур хокук бозулар ачыкланмаган.